+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
3 ноябрь 2020, 06:45

"Бердәмлекне һәрвакыт алга куярга тиешбез"

Сәлимҗан Гарифуллин, Башкортстан удмуртлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:

Бу бәйрәм безнең бердәмлекне чагылдыра. Әйе, дөньяны сискәнергә мәҗбүр иткән вирус аркасында без, бәлки, бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтә дә алмабыз, шулай булуга карамастан, бердәмлекне һәрвакыт алга куярга тиешбез. Бердәмлек ул ниндидер алышларда җиңүне генә күрсәтми, шул ук коронавирус инфекциясен дә без берләшеп кенә җиңә алачакбыз. Безгә үзебез турында гына уйларга ярамый, якыннарыбызга кайгыртучанлык та күрсәтергә кирәк. Халыклар бердәмлеге көне минем күңелдә зур демонстрацияләр, концертлар, эчтәлекле чаралар белән саклана. Узган елларда, чыннан да, бу бәйрәмгә без шулай әзерләнә идек. Соңгы вакыттагы эпидемиологик хәл-шартлар андый мөмкинлек бирми. Ләкин киләчәктә барысы да яхшы булачагына ышанам.
Читайте нас