Мин озак еллар мәктәптә тарих укытучысы булып эшләдем. Төрле эзләнүләрдә дә катнашырга туры килде. Шуңа да бу бәйрәмнең безнең ил өчен нинди әһәмияткә ия булуын яхшы аңлыйм. Кеше тормышта берүзе яши алмый. Тәүдә аңа әнисе кирәк, соңрак дуслары, тормыш юлдашы. Ә менә ил каршында хәрби бурычын үтәгәндә егетләр бергә хезмәт иткән иптәшләренә таяна. Шул рәвешле, без, илебезне саклау белән беррәттән, кеше өчен бердәмлекнең, татулыкның никадәр зур кыйммәт булуын да аңлыйбыз. Быел бәйрәмне күмәк җыелып билгеләп булмаячак. Шулай да “түгәрәк өстәл” утырышларында катнашачакбыз. Ә үзем кичен, Русия тарихында булган вакыйгаларны искә алып, салют атачакмын.