+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
3 ноябрь 2020, 10:37

"Тәмле, милли"

Башкортстанда шулай дип аталучы кулинар флешмоб башланды.

Башкортстанда шулай дип аталучы кулинар флешмоб башланды.

Башкортстанда 2-4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Тәмле, милли" дигән кулинар флешмоб уза. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен яраткан рецептын #тәмлемиллиБашкортостан хештэгы астында социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.

Уфа рестораннарының шеф-пешекчеләре яраткан милли ашлары белән уртаклаша башлаган инде. Һәм беренче булып үзенең яраткан рецепты белән «Дуслык» ресторанының шеф-пешекчесе Доно Абдуракибова # duslykufa уртаклашты. Туры эфирда ул «Сабантуй» башкорт салатын әзерләү нечкәлекләре турында сөйләде.

Бүген, 3 ноябрьдә, флешмоб эстафетасын «Гастротур» # gastrotur_ufa ресторанының шеф-повары Татьяна Дымова кабул итә. 16.00 сәгатьтә ул туры эфирда «Башкортча» салаты һәм «Ханский» зур беләшен әзерли.

4 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә кастыбый автор рецепты белән «Ут» ресторанының шеф-повары Павел Киселев # pavel_kitche уртаклашачак. 18.00 сәгатьтә «Груша в меде» рецептын «Восток» гранд-отеленең шеф-повары Марина Салихова ачачак. 19.00 сәгатьтә «Монако» рестораны шеф-повары Максим Лазарев # lazarevchef чын башкортча бишбармакның ничек әзерләнүе турында сөйләячәк.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас