Бүздәк үзәкләштерелгән китапханә челтәре хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көнен күләмле чаралар белән билгеләде. Аларда хәвефсезлек кагыйдәләре төгәл үтәлде.
Район китапханәсендә оештырылган “Халык бердәмлегендә – ил бердәмлеге” дип аталган “Тарих сәгате” бик тә җанлы барды. Анда катнашучылар Русиядә 400 ел элек булган хәл-вакыйгалар белән танышты, бәйрәмнең тарихы турында мәгълүмат алды.
Уку залында тупланган тарихи әсбаплар беркемне дә битараф калдырмады, чөнки анда илебезнең үткәне барлык тулылыгы белән ачылып, киләчәккә якты өметләр уятты.
Бәйрәмгә багышланган чара янә дә шунысы белән истә калды: китапханә хезмәткәрләре җыелучыларга истәлекле тасмалар, Халыклар бердәмлеге көне турында бай мәгълүматлы белешмәләргә өстәп, медицина битлекләре дә таратты.
Фото: Ирина Кинҗәкәева.