Янгын чыгып, йортсыз калган гаилә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан уңайлы, җылы, өч бүлмәле йорт сатып алырга 700 мең сумлык сертификат алган иде.
Былтыр 6 июльдә Куергазы районының Ермолаево авылында яшәүче Юлия Лагерева янгын аркасында балалары белән бергә тораксыз калды. Башкортстан Башлыгы ярдәме белән «Шәфкатьлелек шаһиты» хәйрия фонды йорт сатып алу өчен кирәкле сумманы җыя алган. Лагеревлар гаиләсе, тәкъдим ителгән берничә вариантны караганнан соң, Айчуак авылында торак сатып алырга теләгән.
Шушы көннәрдә хәйрия фонды вәкилләре Лагеревлар гаиләсендә булды. «Шәфкатьлелек шаһиты» фондының Попечительләр советы җитәкчесе Лилия Михайлова аларга бүләкләр тапшырды һәм гаиләнең ничек урнашуы һәм нәрсәгә мохтаҗ булуы белән кызыксынды. Бүгенге көндә йортта газ казанын алыштырырга кирәк һәм фонд бу эштә ярдәм күрсәтәчәк.
«Беренче чиратта Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, район хакимиятенә, «Шәфкатьлелек шаһиты» хәйрия фондына, шәхсән Лилия Игоревнага рәхмәт белдерәсем килә. Торак сатып алуда ярдәм иткәннәре өчен аларга зур рәхмәт. Хәзер безгә яшәргә урын бар. Барысы да әйбәт, җылы, уңайлы. Киләчәккә планнар корабыз. Планда - бакчаны үзләштерү, бәрәңге, кишер, суган утырту. Киләсе елда мунча белән шөгыльләнергә, мичне алмаштырырга планлаштырабыз. Планнар зур, әлбәттә», - дип, үз хис-кичерешләре белән уртаклашты «Башинформ» агентлыгына Юлия Лагерева.
Аның улы Александр сүзләренә караганда, алар сатып алган йорт иркен һәм уңайлы, зур ихата бар, аларга монда бик ошый.
"Радий Фәрит улы ярдәме белән без Юлия Лагереваның үз йорты турында хыялын тормышка ашыра алдык. Төбәктә яшәүче һәр кеше Башкортстан Башлыгының янгын вакытында үз йортларын һәм мөлкәтен югалткан гаиләләр өчен борчылуын аңлый. Лидер шундый булырга тиеш тә — шатлыкта да үз халкы белән, кайгыда да", - дип шәрехләде "Шәфкатьлелек шаһиты " хәйрия фондының Попечительләр советы башлыгы Лилия Михайлова.
Фото: "Башинформ"