Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан Республикасының рәсми делегациясе белән очрашты. Делегацияне бу дәүләтнең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Кошербаев җитәкли.
Очрашуда сәнәгать, икътисад, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту хакында сөйләшенде.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, Башкортстан белән Казахстанны күпьеллык дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Республикалар икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле юнәлешләре буенча бәйләнештә тора.
– Без очрашуга бик шатбыз, чөнки Казахстан белән ике яклы мөнәсәбәтләрнең үсүен ихлас телибез, – диде Радий Хәбиров. – Сез безнең өчен – күптәнге һәм ышанычлы партнер. Ә казахлар – охшаш телле, мәдәниятле һәм традицияле тугандаш халык. Республикалар арасында товар әйләнеше үсә, елына 350-500 миллион доллар дәрәҗәсендә тора.
Башкортстан Башлыгы быел мартта Уфада Казахстан Республикасының мәртәбәле консулы Булат Әсәдуллинның эшли башлавын әйтте. Әле Нур-Солтанда Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеген булдыру буенча актив эш бара. Аны ачу буенча формаль эшләрдән соң, коронавирус белән бәйле хәлгә карап, Казахстанга бару планлаштырылганын да әйтте Радий Хәбиров.
Башкортстанда Казахстан капиталы катнашлыгында булдырылган 37 предприятие эшли. Казахстанның бер компаниясе Ишембай районындагы “Алга” икътисады зонасында полипропилен җеп һәм полиэтилен сетка җитештерергә планлаштыра. Инвестицияләр күләме 1,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Радий Хәбиров Казахстанның бизнес вәкилләренә декабрьдә Халыкара бизнес атнасында катнашырга тәкъдим итте, 2021 елда Фольклориадада катнашырга чакырды.
Казахстан Илчесе Ермек Кошербаев, коронавирус пандемиясенә карамастан, илләр арасында бәйләнешләрнең һәрвакыт тыгыз булып калуын билгеләде.
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/137222.html