Башкортстан Республикасы Башлыгының дәүләт һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү грантлар конкурсына 205 гариза килгән.
Конкурска документлар 2020 елның 30 октябреннән 18 ноябренә кадәр кабул ителде.
Конкурс нигезендә, гариза бирүчеләр Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен, мәдәният, мәгариф, фән, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм яшьләр сәясәте, шулай ук башкорт телен Башкортстан Республикасыннан читтә саклау һәм үстерү юнәлешлерендә үз проектларын тәкъдим итте.
Конкурска барлыгы 205 гариза (1нче кушымта) керде. Бу алдагы телләр буенча конкурска караганда 41процентка күбрәк, һәм Фонд тарафыннан уздырылган барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча иң күп гаризалар.
Тәкъдим ителгән проектларда Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче 13 халык теле - башкорт, урыс, татар, мари, удмурт, украин, белорус, яһүд, чуваш, мордва, казак, алман, латыш телләре тәкъдим ителгән.
102 проект - муниципаль бюджет учреждениеләреннән, 76сы – коммерция карамагында булмаган оешмалардан һәм 21е дәүләт бюджет учреждениеләреннән кергән. 6 гариза конкурс шартлары буенча катнаша алмый торган автоном учреждениеләрдән килгән.
Иң күп проект биргән топ-5 муниципалитетка Уфа (88 гариза), Сибай (26 гариза), Стәрлетамак (9 гариза) шәһәрләре, Ишембай (5 гариза), Куергазы (4 гариза) һәм Краснокама (4 гариза) районнары керде.
Башкортстан оешмаларыннан тыш, грантлар конкурсында Русиянең башка төбәкләреннән дә катнаша ала, аларның проектлары башкорт телен саклап калуны һәм үстерүне күз алдында тота. Русиянең башка төбәкләре арасында Пермь крае (4), Мәскәү шәһәре (3), Чиләбе (2), Ырынбур (1) өлкәләре, Самара (1), Казан (1) шәһәрләре үз заявкаларын җибәргән.
«Хәзерге вакытта Фонд тарафыннан барлык кирәкле документларны тапшыруга гаризаларны тикшерү үткәрелә. Грантлар конкурсында җиңүчеләр турында республика 2021 елның гыйнварында беләчәк», - дип хәбәр итте Фондның генеральный директоры Люция Юлуева.
Фото: "Башинформ"