"Кызыл таң" кызларының фидакарь хезмәтен Мәскәү югары бәяләде.Русия Федерациясенең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы боерыгы нигезендә гәзитебезне компьютерда вертскалау инженеры Гөлчәчәк Ирек кызы Миңнебаева "Почетлы радист" билгесе белән бүләкләнде. Тәрҗемәче Алсу Фаил кызы Нуриманова шул ук министрлыкның Рәхмәт хатына лаек булды.1 декабрьдә редакциядә шушы лаеклы бүләкләрне тапшыру тантанасы булып үтте. Баш мөхәррир Фаил Фатхетдинов бүләкләнүчеләрнең лаеклы хезмәте турында янә бер тапкыр сөйләп үтте, аларга уңышлар теләде.Миякә районының Чытырбаш авылы кызы Гөлчәчәк Миңнебаева коллективыбызда 27 ел эшли. Әлеге вазыйфада да егерме елын тутырып килә.Бүздәк районының Күзәй авылында туып үскән Алсу Нуриманова да 2007 елдан бирле эшләү чорында коллективта төп көчләрдән санала, урысчадан татарчага тәрҗемә итү серләренә ныграк төшенә бара.Бу ике гүзәл затны эшкә җитди карау, гәзитебезне тагын да яхшырак сыйфатлы итеп чыгарырга тырышу, һөнәри осталыкларын камилләштерү берләштерә.Хезмәттәшләребезне югары бүләкләр белән котлыйбыз!Фото: Ример Насретдинов