+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
5 декабрь 2020, 12:22

Бүген - Халыкара волонтерлар көне

Уфада «Нашая забота» волонтерлык үзәге кысаларында оештырылган эшкуарлар берләшмәсе эшли, ул медикларга, волонтерларга һәм коронавирус пандемиясе чорында барлык мохтаҗларга ярдәм итә.

Уфада «Нашая забота» волонтерлык үзәге кысаларында оештырылган эшкуарлар берләшмәсе эшли, ул медикларга, волонтерларга һәм коронавирус пандемиясе чорында барлык мохтаҗларга ярдәм итә.Эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм төрле, дип ассызыклады «Башинформ» агентлыгына «Опора России» волонтерлык үзәгенең Башкортстандагы җитәкчесе Евгений Мельников.Евгений Мельников сөйләвенчә, әйтик, хәзер Уфа, Сибай җәмәгать туклануы вәкилләре ковид-госпиталь табибларына кайнар ашлар тапшыралар. Республикада эшкуарлар арасыннан үз автоволонтерлары да бар. Әйтик, дилер үзәге Башавтомобиль белән йортлар буенча табибларны ташу өчен автомобиль бирде.Кемдер акчаны «Безнең кайгырту» волонтерлык үзәге исәбенә күчерә, аннан соң азык-төлек җыелмасы, медикаментлар сатып алына һәм республика шәһәрләре һәм районнары буенча бүленә.«Без, үз чиратыбызда, эшкуарларга тагын да мобильрәк һәм системалы рәвештә адреслы ярдәм күрсәтә алабыз. Моның өчен кирәк булган бар нәрсә — үзе турында белдерү», - дип өстәде Евгений Мельников.«Безнең кайгырту» волонтерлык үзәгенең Колл-үзәге: 8-800-289-03.Әгәр дә сез эшкуар һәм медикларга, волонтерларга ярдәм итәргә телисез икән, Евгений Мельниковның үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә аласыз: +7 917 341-63-52.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас