Алар Иван Якутов паркы территориясендә җылы киенү-чишенү бүлмәләре һәм чәй эчү өчен бүлмә төзергә планлаштыра.Бу хакта Чыныгу һәм моржлау федерациясе җитәкчесе Александр Пенкин хәбәр итте.- Сезонны без 1 ноябрьдә ачабыз. Йөзү 1 майда ябыла. Уфада барлыгы 500гә якын кеше сәламәтләндергеч кышкы йөзү белән шөгыльләнә. 2020 елда бу инде 53нче сезон, - диде Александр Пенкин.Хәзер моржлар кечкенә вагоннарда киенә. Әмма йөзәргә теләүчеләр, бигрәк тә ял көннәрендә, арта. Бүген бозлы суга 100дән артык кеше чумды. Билгеле бер көннәрдә генә йөзәргә рөхсәт ителә: сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе 10нан 14 сәгатькә кадәр. Ачык суда һәрвакыт кизү торучы бар, алар яңа йөзүчеләргә хәвефсезлек техникасы буенча инструктаж үткәрәчәк һәм беренче тапкыр суга чумарга булышачак.Александр Пенкин бина проекты әзер инде, паркта җир участогы шулай ук арендага рәсмиләштерелгән, дип билгеләп үтте. Хәзерге вакытта инвестор яки спонсор эзлиләр.Фото: "Башинформ"