+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
11 декабрь 2020, 12:05

Бер блокнот тарихы

Иң авыр чакларда солдатлар шигырь укыган.

Иң авыр чакларда солдатлар шигырь укыган.

Нуриман районының Байгилде авылында яшәүче Исмәгыйль Гәрәев әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Гәрәев турындагы истәлекләрне үзенең балаларына, оныкларына түкми-чәчми җиткерә.

— Минем әтием Гәрәев Ибраһим Гавгар улы 1921 елның 5 октяб­рен­дә Нуриман районының Байгилде авылында туа. Кечкенәдән үк ул акыллы, кызыксынучан һәм кыю егет була. Байгилде җидееллык мәктәбендә 5 сыйныфны тәмамла­гач, Үктәй колхоз яшьләре мәктә­бендә укуын дәвам итә. 14 яшендә Ибраһим авылда хат ташучы булып эшли башлый, ә 16 яшендә “Ленин юлы” колхозында бригадир итеп билге-лиләр, анда үзен җаваплы кеше, яхшы оештыручы итеп күр­сәтә. Аннары аны шул ук колхозда хисапчы-кассир итеп күчерәләр, — дип сөйли Исмәгыйль Гәрәев. — Әтиемә 19 яшь булганда, 1940 елда, Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш башланганда ул Ульяновскида хезмәт итә. Анда 41нче танк бригадасы формалаштырылган була. 1942 елның февра­лендә ул әлеге бригада составында Мәскәү­дән куылган дошманны эзәр­лек­ләүдә катнаша. 1942 елның апре­лендә аны 64нче укчы дивизия-сенең 180нче аерым разведка ротасына күчерәләр, соңрак ул 1942 елның августында Көньяк-Көнбатыш фронтының резерв составына кертелә.
1942 елның 19 ноябрендә совет гаскәрләре контрһөҗүмгә күчкәч, немец гаскәрләренең Сталинград янында тупланган зур төркемен камауга алалар һәм юк итәләр. 1943 елның 2 февралендә камауда калган гаскәрләр тулысынча юк ителә. Бу сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен әтием беренче бү­ләккә – “Сталинградны саклаган өчен” медаленә лаек була.
Белоруссияне азат итү – “Багратион” операциясенең башлангыч этабында күрсәткән кыюлыгы өчен әтием Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аның бүләкләү кәгазендә: “Иптәш Гәрәев И. Г. — кыю разведчик. 15 июльдә Белоруссиянең Гродненск өлкәсе Антоновка авылында немецларның 2 пулеметчысы һәм бер автоматчысы җимерелгән йортта урнашып алып, безнең пехотага хәрәкәт итүгә комачаулаганлыктан, дош­манның ут ноктасын юк итү бурычы иптәш Гәрәевка йөкләтелгән иде. Гәрәевның кыюлыгы һәм тапкырлыгы аркасында бер разведчик белән ике немецны үтерәләр, ә берсен әсирлеккә алалар. Иптәш Гәрәевның хәрби исәбендә 10 немец юк ителгән һәм 4 гитлерчы әсирлеккә алынган. Ул “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләүгә лаек. 180нче аерым разведка ротасы командиры, кече лейтенант Гранкин”.
1944 елның 22 декабрендә хәрби заданиене үрнәкле үтәгәне өчен әтиемне кыска вакытлы ялга җибә­рәләр. Ул, ашкынып, туган ягына кайта. Сугышта күп югалтулар күргән солдат бер минутын да сарыф итмәскә була һәм яраткан кызы Зөләйхага өйләнә. Берничә көннән ул тагын сугышка китә.
Икенче Кызыл Йолдыз орденын әтием Берлинны штурмлаган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен ала. Ул вакытка Ибраһим Гавгар улы 64нче укчы дивизиянең 451нче укчы полкының 7нче укчы рота­сының 1нче взвод командиры ярдәмчесе, ВКП(б) әгъзасы була. Бүләкләү кәгазендә: “1945 елның 29 апреленнән 2 маена кадәр Берлин шәһәрендә барган сугышларда взвод командиры вазыйфасын башкарган сержант Гәрәев, бер төркем сугышчылар белән кондитер фабрикасы районындагы өйгә беренче булып бәреп керә һәм немецларның взводын һәм дошманның 1 ут ноктасын юк итә. Сержант Гәрәевка рота командиры 5 автоматчыны кулга алу һәм тимер юл аша чыгу, дошманның көчен билгеләү өчен “тел” табу бурычын куйды. Иптәш Гәрәев бу бурычны намус белән үтәде – 3 немецны кулга алган, шул ук вакытта йорт түбәсендә утырган һәм ут ачкан 2 снайперны юк иткән, шул ук вакытта үзләренең бер генә сугышчысын да югалтмаган. 451нче полк командиры подполковник Калабин”.
Әтием фронттан 1946 елда кайта. Ул вакытта 25 яшьлек кенә ир-егетнең күкрәген ике Кызыл Йолдыз ордены, “Сталинградны саклаган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” ме­дальләре бизи. Шулай ук Советлар Союзы Югары башкомандующие И. В. Сталиннан 6 Рәхмәт хаты да тапшырылган була.
Совет Армиясе сафларыннан кайткач, әтием әнием белән бергә тормыш юлын башлый. Әнием дә бик уңган һәм батыр йөрәкле була. Ул Бөек Ватан сугышы чорында “Ленин юлы” колхозында бригадир булып эшли. Әнием “1941-45 еллардагы тылда фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыш яланнарын аркылы-буй йөреп кайткан, батыр һәм кыю йөрәкле әтием тыныч тормышта да сынатмады. Ул гадел булды. Байгилде кибетендә сатучы, аннары Нуриман районы райсобесының финанс агенты, Яңа кул авылында “заготовитель” булып эшләде. Әтием бик иртә, нибары 53 яшендә дөнья куйды.
Без гаиләдә 5 бала үстек. Әтием белән әнием бишебезгә дә дөрес тәрбия бирергә тырышты, укытты, зур тормыш юлына чыгарып, аякка басарга ярдәм итте. Әнием әтидән соң 46 ел яшәп бакыйлыкка күчте. Беренче һәм соңгы мәхәббәтенә тугры калды.
Гаиләбездә әти истәлеге булып, аның орден һәм медальләре белән бергә сугышчан дусты бүләк иткән блокнот та саклана. Аңа аны 1946 елның 1 февралендә Германиянең Эльзенах шәһәрендә Балтач райо­нының Иске Яхшый авылы егете Рәхим Хәсәнов бүләк иткән була. Блокнотта урыс телендә һәм латин хәрефләре белән язылган татарча шигырьләр язылган. Кызганыч, әтием бу блокнотны кадерләп саклап тотса да, дусты белән очраша алмады. Бу блокнот — аларның дуслык шаһиты, — дип сүзен тәмам­лады Исмәгыйль абый.
Әлеге блокнот, китап, гәзит-журналларның кадер-хөрмәте киме­гән бер заманда, минемчә, зур әһә­мияткә ия. Бу — кешенең иң авыр заманнарда да, шигърияттән, әдә-бия­т­­тан аерылмавының дәлиле. Әйе, хәзерге тыныч һәм рәхәт тормышта яшәүчеләргә уйланырга урын бар...

Ралия ӘХМӘТҖАНОВА.
Нуриман районы.
Читайте нас: