-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
17 декабрь 2020, 15:25

Флешмоб кыза - шагыйрәбез юллар сыза!

Борай якларыннан шигъри аһәң килеп җитте - Рәфыйга Усманова безнең флешмобны кабул итте.

Борай якларыннан шигъри аһәң килеп җитте - Рәфыйга Усманова безнең флешмобны кабул итте.

Милли матбутка языл!

"Туган тел" вә "милләт", диеп ,
Лаф орулар гына аз ул.
Җаның фида икән шуңа,
Чын аһәңенә зарыксаң,
Гәзитләрдән иң халыкчан
"Кызыл таң", "Өмет"кә языл.

Башкортстан һәм тирә-як
Татарлары өчен хаҗ ул.
Иман нуры иңсен, дисәң,
Илаһи моң агыла торган,
Йөрәкләргә ягыла торган
"Кызыл таң", " Тулпар"га языл.

Милли мәгърифәтебезгә,
Мәдәнияткә дә яз ул.
Чәчәкләре атсын дисәң,
Өмет утың кабат яныр,
Канатланыр, кабатланыр
"Кызыл таң"ыбызга, әйдә,
"Әллүки"ебезгә языл.

Бишек җырына аһәңдәш,
Яңгырашы тулы наз ул.
Туган телне изге күрсәң,
Әби-бабаң чордашына,
Ата-анаң сердәшенә
Безнең "Кызыл таң"га языл.
Милли матбугатка языл!!!

Рәфыйга Усманова сызган юлдан кем килер безгә? Тиздән күрербез!

Автор фотосы.


Читайте нас: