Бу көннәрдә Байкал аръягы хәрби округында 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның язмышы хәл ителгән суд процессы күпләребез күңеленә тирән яра сала. Нәкъ шушы көннәрдә хәрби хезмәткә алынган Башкортстан егетләре бабайчылык турында нинди фикердә?
Илнур ВӘЛИТОВ, Кушнаренко районының Карача-Елга авылыннан:
– Без абыем белән игезәкләр, ул хезмәттән кайтты инде, ә мин сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә соңрак чакырылдым. “Бөтенләй барып тормасаң да була”, – диючеләр булды. Әмма безнең гаиләдә әти дә, картәтәй дә, аңа кадәр бабаларым да Ватан алдында бурычын намус белән үтәгән. Моңа кадәр мондый сүзләрнең мәгънәсе турында уйлаган юк иде. Үземә килеп кагылгач, хезмәткә мотлак барам, дидем. Өйдән ерак түгел хезмәт итәргә мөмкин иде, башка юлны сайладым. Туган яктан еракта хезмәт итү әнинең хәстәрлеген, әтинең күп сөйләми генә туры юлга чыгарырга тырышуын, туганнарның якынлыгын тоярга мөмкинлек бирде. Дөресен генә әйткәндә, бу тормыш сабагына ирешә алмас та идем, рәхмәт хәрби хезмәткә! Бабайчылык? Нәрсә ул?! Безнең офицерлар моңа юл куймас өчен тәүлек әйләнесенә хезмәттә.
Илүс ТӨРЕБКУЛОВ, Зианчура районының Иделбәк авылыннан:
– Хезмәткә озатканда якыннарымның кайгырып калуы миңа да борчу салды, билгеле. Кая гына бармый, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы, дигәндәй... Шулай да, республика чакырылу пунктында ук безгә аталарча караш сизелде, ач тормадык, өшемәдек, безне беркем дә җәберләмәде. Поездда барганда да, частька килеп җиткәч тә хәл үзгәрмәде. Хәзер без Хәрби ант кабул итәргә әзерләнәбез. Безнең юлдан барырга җыенучы егетләргә әйтер сүзем – монда барысы да сездән тора, беркем дә сезне кыерсытырга әзерләнеп тормый, акыллы, көчле, түзем, кыскасы, ир булырга гына кирәк!
Менә шундый безнең як лачыннары! Исән йөреп, сау кайткач та бер гапьләшеп алырбыз, очрашканган кадәр, егетләр!