Тәтешле районы Советының «Бердәм Русия" фиркасе фракциясе депутатлары волонтерлык эшчәнлегенә актив кушылды.
«Бердәм Русия» фракциясенең район Советы депутатлары Марат Садретдинов, Айрат Мостафин, Рәйсә Балагытдинова, Ришат Зарифҗанов «Безнең хәстәрлек» проекты кысаларында мохтаҗ гражданнарга (күпбалалы гаиләләр, ялгыз пенсионерларга) коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында социаль ярдәм күрсәтүдә шәхсән катнаштылар.
Активистлар халыкка барганда шулай ук COVID-19 коронавирусын профилактикалау чаралары турында сөйләде. Кешеләрнең өйдә утырулары вакытында сәламәт халыкның аларга азык-төлек, медикаментлар һәм беренче чиратта кирәкле башка товарлар китерүдә ярдәм итәргә тиешлеге хакында искә төшерде.
"Волонтерлык хәрәкәте, актив иҗтимагый көч буларак, безнең районда да үсеш алган. 14 яшьтән мәктәп укучылары ирекле ярдәмчеләр сафына керә, ә иң өлкән «Көмеш волонтер"га быел 65 яшь тулды. Районда барлыгы 2388 волонтер теркәлгән. Бу елда, бөтен дөньяда коронавирус йогышы пандемиясе таралганда, безнең активистларның ярдәме күп кенә авыл халкы язмышында аеруча мөһим, тормыш өчен кирәкле роль уйнады.
Яхшылык эшләү өчен ниндидер үзенчәлекле сәләт, яки гаять зур мөмкинлекләр кирәкми. Безнең һәрбер волонтерыбызга, үз кайгыртучанлыгыбызны һәм игътибарын чын күңелдән бүләк иткән депутатларга, аеруча моңа мохтаҗларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм," - дип билгеләп үтте волонтерлык эшчәнлеген хакимият башлыгы Фәнур Шәйхисламов.
Фото: Тәтешле районы хакимияте.