-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
19 декабрь 2020, 00:07

Иртәгә язылмасаң, соң була!

Матбугатка ташламалы язылу тәмамлануга санаулы сәгатьләр кала, иртәгә көн бар әле - өлгерәсез!

Матбугатка ташламалы язылу тәмамлануга санаулы сәгатьләр кала, иртәгә көн бар әле - өлгерәсез!

"Кызыл таң" нәшрияты игълан иткән флешмобка Бүздәктәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган телләр укытучысы Нәфисә Хөснетдинова кушылды.

- Ел саен яраткан гәзит-журналларга үзем генә язылып калмыйм, яраткан укучыларыма да бүләк ясыйм, - ди мөгаллимә. - Быел да "Тулпар" һәм "Әллүки" журналларына язылу квитанцияләрен чын күңелдән бүләк итәм. Дәресләрдә аннан алынган мәгълүматны кулланганда бербөтен булып, бер фикергә килә алуыбыз минем өчен бик зур әһәмияткә ия.

Исегезгә төшерәбез!

Язылу квитанцияләрен (күчермәләрен) редакция адресына хат белән юлласагыз яисә китереп бирсәгез, сез кыйммәтле бүләкләр уйнатыла торган лотода катнашасыз.

Әгәр шул ук квитанцияләр белән фотога төшеп, 8-917-472-58-54 санлы ватсапка юллап, үзегез турында кечкенә мәгълүмат язсагыз, нурлы йөзегезне "Кызыл таң"ны социаль челтәрләрдә укучы меңәрләгән кеше күреп сокланачак.

Алдыр, укы һәм тарат, "Кызыл таң"ны син ярат!

Фото: Фиюзә Бурангулова.
Читайте нас: