+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
21 декабрь 2020, 21:46

Котлы булсын йортыгыз!

21 декабрьдә «Садовое кольцо» компанияләр төркеме Кузнец Затонындагы «Ак елга» торак комплексы өлешчеләренә фатир ачкычлары бирә башлады. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Бакча боҗрасы»ның директорлар советы рәисе Сергей Колунов катнашты. Якындагы ике айда А һәм Б секцияләрендә өлешчеләр 518 фатир алачак.

«Ак елга» торак комплексында төзелеш эшләре 2014 елның ноябрендә башланды һәм 2017 елда тәмамланырга тиеш иде. Финанс авырлыклары аркасында төзүче – «Госстрой» компанияләр төркеме йөкләмәләрне үти алмады. 2020 елның маенда Башкортстан җитәкчелегенең актив катнашлыгы һәм контроле астында әлеге проектка «Бакча боҗрасы» компанияләр төркеме керә. Кыска гына вакыт эчендә төзүчеләр А һәм Б секцияләрен файдалануга тапшыра алды. Комплексны тәмамлау өчен салынган инвестицияләрнең гомум күләме 560 миллион сум тәшкил итте.

"Бакча броҗрасы" шулай ук "Ленин урамындагы йорт", "Эрмитаж" комплексларын төзеп бетерергә йөкләмә алды.

– Республикада барлыгы 7 500ләп кеше үз фатирларын көтә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов. – Бу проблеманы без, шул исәптән, алданган өлешчеләргә федераль ярдәм фонды катнашбыгында да хәл итәбез. Барлык объектлар буенча да эш бара.

Төбәк җитәкчесе «Ак елга» торак комплексын карап чыкты һәм озак көтелгән торак алган өлешчеләрне котлады.

Фото: "Глава РБ"

Читайте нас: