-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
22 декабрь 2020, 22:10

Башкортстанда "Теләкләр чыршысы" гамәлдә!

Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм йөзеннән Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин эгидасы астында махсус «Теләкләр чыршысы» акциясе дәвам итә.

Бүген әлеге акциядә республика Хөкүмәте вәкилләре катнашты. Чарада алар чыршыдан акциядә катнашучыларның теләкләре язылган шарлар алды.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасарлары - икешәр, ә министрлар берешәр кешенең Яңа ел хыялларын тормышка ашырачак.

17 декабрьдә Башкортстанда Яңа ел акциясенә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров старт биргән иде. Хәйрия чарасында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның депутатлар корпусы, Хөкүмәт Аппараты әгъзалары, республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары башлыклары, республиканың битараф булмаган барлык кешеләре катнаша.

Башкортстаннан акция сайтына 500дән артык теләк белән гариза кергән. Аларны 28 февральгә кадәр үтәячәкләр.

Фото: Башинформ
Читайте нас: