Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI Милли чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды.
Чемпионат җиңүчеләренә һәм призерларына медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тапшырды.
VI ил чемпионатында Башкортстан данын 34 компетенциядә 51 катнашучы яклады: (30 студент, 18 укучы, 3 белгеч). Чемпионатта Русия Федерациясенең 81 төбәгендә өч категория буенча 2 меңнән артык кеше катнашты: мәктәп укучылары, студентлар, белгечләр. Безнең команда өчен ярышлар Уфа, Салават, Стәрлетамак, Благовещен шәһәрләре колледжларының 12 мәйданчыгында узды.
Бүләкләрне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елда ирешкән уңышлар - конкурсантларның планлы, интенсив эше, остазларның җаваплы эше нәтиҗәсе һәм, әлбәттә инде, республиканың урта һөнәри белем бирү системасының казанышы.
Бүген «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча чемпионат киң колачлы хәрәкәткә әйләнде.
2015 елдан Башкортстан Республикасы «Абилимпикс» инвалидлар арасында һөнәри осталык милли чемпионатының төбәк сайлап алу этапларын уздыра һәм илкүләм чемпионатта катнаша.
Катнашучылар ярыша торган компетенцияләр саны 7дән 34кә кадәр артты, төбәк сайлап алу этапларында катнашучылар саны 35тән 310га кадәр артты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Абилимпикс» Русия милли җыелма командасы составында 2021 елда Мәскәү шәһәрендә узачак инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча X Халыкара «Абилимпикс» чемпионатында Башкортстан Республикасыннан конкурсантлар катнашачак.
Фото: "Башинформ"