+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
27 декабрь 2020, 00:12

Ариананың Яңа ел теләге чынга ашты!

Уфадан Ариана исемле кыз бала Андрей Турчактан истәлекле бүләк алды.

Уфадан Ариана исемле кыз бала Андрей Турчактан истәлекле бүләк алды.

Уфа шәһәреннән җиде яшьлек Ариана «Бердәм Русия» фиркасе Генеральный советы секретаре Андрей Турчактан «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында бүләк алды. Андрей Турчак исеменнән бүләкне партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Андрей Турчак «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Мәскәүдә урнаштырылган кечкенә Ариана Малинскаяның Яңа ел агачыннан хыял открыткасын кулына алды.

"Минем миссия – Андрей Турчактан бүләк тапшыру. Бүген без кечкенә Ариананың теләген үтәдек. Балалар хыяллары тормышка ашырылырга тиеш, бигрәк тә Яңа ел алдыннан. "Теләкләр чыршысы" акциясе шулай ук кешеләрне бер-берсенә игътибарлы булырга һәм игелекле гамәлләр кылырга өйрәтә", - дип билгеләде Рөстәм Әхмәдинуров.

Кыз зур шатлык белән бүләкләр өчен рәхмәт белдерде һәм Яңа ел шигырен сөйләде.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясенең максаты – ятим, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең Яңа ел хыялларын тормышка ашыру. Акциягә быел 5 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин старт бирде.

Теләкләр хаты 15 декабрьгә кадәр кабул ителде. Башкортстаннан акция сайтына 500дән артык гариза керде. Аларны 28 февральгә кадәр башкарачаклар.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: