11 гыйнварда Бөтендөнья "Рәхмәт" көне - ихтирамлылык һәм рәхмәт бәйрәме билгеләп үтелә.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бу көнгә багышлап, «Башкортстан Республикасының медицина хезмәткәрләренә рәхмәт" акциясе игълан итте. Ведомство республика халкына медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә тәкъдим итә.
"Табиблар - безнең чор геройлары! Аларга авыр, чөнки алар безнең өчен, һәрбер кеше гомере өчен җаваплы. Республиканың һәр кешесе 11 гыйнварга кадәр социаль челтәрдәге үз битләрендә #спасибомедикамрб хештегы белән видео яки текст постын урнаштырып, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә яисә конкрет белгечкә мөрәҗәгать итеп, рәхмәт белдерергә мөмкин», - дип аңлаттылар акциянең таләпләрен республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
11 гыйнварда "Рәхмәт хатлары" җыелачак һәм ведомствоның сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Фото: Ксения Калинина