-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
18 гыйнвар 2021, 23:43

Юлның - турысы, техниканың яңасы яхшы

Республика районнарына яңа юл техникасы кайтарыла.

Республика районнарына яңа юл техникасы кайтарыла.

"Башкиравтодор" акционерлар җәмгыятенең Баймак, Хәйбулла, Зилаер, Зианчура, Күгәрчен, Бөрҗән һәм Ишембай районнары филиалларында 19 берәмлек яңа махсус техника - автогрейдерлар, КамАЗ үзбушаткычлары, универсаль юл машиналары, йөк төягечләр, тракторлар һәм башкалар кайтарылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Урал аръягы районнарына кинәт салкынайту һәм күпләп кар явып, җиллеҗһәм буранлы кискен континенталь климат хас.
Юл техникасы паркын баету һава торышының мондый үзгәрешләренә оперативрак реакция белдерергә, төбәк һәм муниципальара юлларны карап тоту дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Техника алу өчен республика бюджетыннан 160 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Белешмә:
* техниканың гомум саны 3183 берәмлек тәшкил итә;
* 2020 елда Башкортстан Республикасы бюджеты исәбенә 500 миллион сумлык 97 берәмлек техника сатып алынган.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас в