Чара Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында оештырылды.
Башкортстанда Холокост корбаннарын искә алу атнасы уза. Истәлекле көннәр кысаларында видеоконференция форматында Валерий Чернышовның “Партизан Киселев турында повесть” китабын тәкъдир итү булды.
“Бүгенге тәкъдир итү чарасы катнашучыларның рухи тормышында әһәмиятле вакыйга булачагына, антисемитизм һәм расизмга каршы көрәштә, киләчәктә мондый явызлыклар кабатлануны булдырмас өчен мәгариф һәм мәдәни программаларны эшләүгә ярдәм итәчәгенә ышанам", — дип билгеләп үтте мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина.
Презентациядә кулъязма әзерләүдә актив катнашучылар, шул исәптән, китап өстендә эшне тәмамлаган Благовещеннан туган якны өйрәнүче Ким Миргаязов та бар иде. Ул китапның ничек барлыкка килүе турында сөйләде.
Яһүд халкы тарихындагы фаҗига турында “Кохав” яһүд мәдәнияте төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алексей Лаптев сөйләде. Николай Киселевның биографиясен өйрәнү тарихы белән Милли музейның туган як тарихы бүлеге мөдире Вера Макарова уртаклашты.
Чарада язучы Валерий Чернышовның кызы Юлия Палагутина катнашты. Алар Алмата шәһәреннән (Казахстан) элемтәгә чыктылар.
Партизан Киселев турында повесть якташыбыз Николай Киселев җитәкчелегендәге качаклар отрядының оккупацияләнгән Белоруссиядән фронт сызыгына кадәр легендар походы турында сөйли. Поход аның грамоталы җитәкчелеге һәм качакларның гамәлләре аркасында уңышлы тәмамланган.
Николай Киселев — Благовещен районының Богородское авылында туган, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы герое, совет офицеры, белорус партизаны. Благовещен шәһәрендә Николай Киселев исемен йөрткән паркта 2015 елда аның һәйкәле ачылды. Николай Киселевның батырлыгы турында 2008 елда документаль фильм төшерелде.
2005 елда Николай Киселевка Израильнең Ядва Шем институты тарафыннан Дөнья халыкларының изге кешесе исеме бирелә. Башкортстан Республикасы Милли музеенда Николай Киселев медале саклана.
Башкортстанда Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында чаралар дәвам итә.
Фото: bashinform.ru