Әлеге мәсьәләләргә багышланган брифингта Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев катнаштылар. Алар республика матбугат чаралары журналистлары сорауларына җавап бирде.
Әлеге чара Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадрановның Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Вәсил Шәйхразиев белән очрашуыннан соң башланды. Азат Шамил улы әлеге очрашуда югары мәгънә булуын сызык өстенә алды.
Шулай ук, "Бөтендөнья фольклориадасы-2021" турында карар якын көннәрдә кабул ителәчәк, дип хәбәр итте ул. Элегрәк коронавирус аркасында катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, чара узган елдан шушы елның җәенә күчерелгән иде.
Башкортстан халыкларының милли мәдәниятен саклауга да зур игътибар бүленә. "Бездә Русия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып "Матди булмаган мәдәни мирас турында" Закон кабул ителде", – дип билгеләде Азат Бадранов.
2021 елга килгәндә, мәдәният өлкәсендә быелзур даталар көтелә. Билгеле язучы, җәмәгать эшлеклесе, философ Сергей Аксаковның – 230, күренекле мәгърифәтче, шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың – 190, Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәреләчәк.
Фото: whitepl.ru