-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
22 гыйнвар 2021, 12:21

Акция тәмам. Кемнәргә бәхет елмайды?

“Республика Башкортостан” нәшрият йорты былтыр август аенда 2021 елның беренче яртыеллыгына матбугат басмаларына язылучылар арасында игълан иткән конкурста “Кызыл таң” гәзитенә язылучы — 81, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына язылучы шул тәртиптә 25 һәм 78 кеше катнашты. Берничә ай буена алар юллаган квитанцияләр редакциядә җыелып барды. Ниһаять, 15 гыйнвар, җомга иртәсендә без алар арасыннан бүләк отучыларны билгеләдек. Аларның исем-шәрифләре, яшәгән урыннары язылган исемлек аерым папкага җыелды, һәрберсенә сан куелды. Әйләнеп торган савытка шушы саннар гына салынды.

– Безнең һәр әбунәчебез үзебезгә бик кадерле, – диде “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. – Электрон матбугат чаралары киңрәк тарала барган бу заманда кәгазьдәге гәзит-журналларга язылучы дусларыбызны без ел саен шулай барлаячакбыз, бүләкләр әзерләп торачакбыз.
Баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев әйләндергән савыттан “тылсымлы” саннар язылган кәгазьләрне алып торырга без Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиеваны чакырдык. Ул да бәхет елмайган укучыларыбызга, барлык әбунәчеләребезгә, иҗади коллективка зур уңышлар теләде. Шулай итеп, дулкынландыргыч мизгелләр якынлашты.
“Кызыл таң” гәзитенә язылучылар арасында уйнатылган беренче приз – бензин пычкысы Уфа шәһәрендә яшәүче Саҗидә Галиевага, “Зингер” тегү машинасы – Тәтешле районының Боргынбаш авылыннан Шәмсиева фамилияле апага, тузан суырткыч Борай районының Әҗәк авылыннан М. Хуҗинага юллана.
Моннан тыш, үзешчән композитор һәм җырчы Лилия Вахитованың махсус бүләккә дип әзерләгән нәкышле алъяпкычлары Дүртөйле шәһәреннән Т. Фәтхетдиновага, Илеш районының Кызыл байрак авылыннан Вәсил Рәшитовка, Дүртөйле районыннан Әнүзә Шаһалиевага тапшырылачак.
“Тулпар” журналына язылучылар арасында уйнатылган печән чапкыч Гафури районының Бурлы авылында яшәүче Габдулла абый Абдрахмановка, мультиварка Уфада яшәүче Гарәфетдин абый Әхмәровка, микродулкынлы мич Балакатай районының Яңа Балакатай авылында яшәүче
Л. Галимовага, нәкышле алъяпкычлар Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылыннан Риф Йөзлекбаевка, Илеш районының Югары Яркәй аылында яшәүче Фәнзилә Рәмиевага юллана.
“Әллүки”нең Яңа ел бүләкләрен түбәндәге яшь дусларыбыз отты:
тюбингны – Амелия Гатауллина, Чакмагыш районының Чакмагыш авылы;
“Толокар” машинасын – Азамат Мостафин, Илеш районының Исәмәт авылы;
“Хоккей” өстәл уенын – Диана Мөхтәбәрова, Балтач районының Иске Балтач авылы;
курчаклар өчен колясканы – Әминә Нәбиева, Борай районының Борай авылы;
“Азбука” мебель комплектын – Айдар Әкрамов, Илеш районының Сүлте авылы.
Быелга гәзит-журналларыбызга язылучылар арасында бәйге тәмам. Ә алда безне яңалары көтә. Укучыларыбыз белән дуслык тагын да бик күп елларга сузылыр дип өметләник!
Р.S. Акциядә җиңүчеләр игътибарына! Бүләкләрне Уфа шә­һәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 615нче бүлмә адресы буенча “Кызыл таң” гәзите редак­циясеннән килеп алуыгыз сорала. Үзегез белән паспорт, ИНН һәм страховкалау документы булу мотлак.

Резида ВӘЛИТОВА.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

Читайте нас: