+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
26 гыйнвар 2021, 13:10

Күңелле дә, файдалы да үтә хәзер шимбәләр!

Укучылар бу көнне мәктәптә яңа белемнәр һәм һөнәрләр үзләштерсә, өлкәннәр исә зур теләк белән җәмәгать эшләрендә катнаша.

Укучылар бу көнне мәктәптә яңа белемнәр һәм һөнәрләр үзләштерсә, өлкәннәр исә зур теләк белән җәмәгать эшләрендә катнаша.

Белүебезчә, 2019 елда “Мәгарифтә – күтәрелеш” форумында мәктәпләрдә “бишкөнлек” уку атнасы турында карар кабул ителгән иде. Аена бер тапкыр исә, шимбә көнне, укучылар тематик чараларда катнаша. Атап әйткәндә, мавыктыргыч чаралар белән бергә спорт ярышлары, тарихны өйрәнү түгәрәкләре, төрле уеннар оештырыла.

Бүздәк районы мәктәпләрендә тематик чаралар “Санлы шимбә” рәвешендә үтте. Башлангыч сыйныфлар өчен үткән атнада ук сыйныф сәгатьләре һәм класстан тыш чаралар оештырылган иде.
Урта звено укучылары өчен хәвефсез Интернет буенча төрле уеннар каралган. Өлкән сыйныфлар исә һөнәри юнәлеш өлкәсендә республика күләмендәге чараларда катнашты. Бүздәк авылының 1нче мәктәбендә тематик шимбә югары оешканлык белән аеруча җанлы һәм фәһемле үтте.
Нефтекамада исә тематик шимбә кыса­ларында мәктәпләрнең күбесендә “Сәламәтлек көне” узды, укучылар бергәләп шугалакта шуды, чаңгыда җилдерде, төрле кышкы уеннарда катнашты.
Шулай ук биредәге бик күп оешма-пред­приятиеләр юлларны, бина алларын, үзләренә караган территорияләрне кардан чистарту өмәсенә чыкты. Урамнарда “Чисталык һәм тәртип хезмәте” җәмгыяте техникалары эшләде. Кар күп яуган көннәрдән соң урамнар янә тәртипкә китерелде.
Уфада да кар күпләп яуды. Шуңа күрә торак-коммуналь хезмәтләр “Игътибар, кар!” акциясенә чыкты. Аларга башкала предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм битараф булмаган гражданнар кушылды.
Кичә температура сизелерлек күтәрелде һәм явым-төшем күзәтелде, шуңа күрә ишегалларын һәм түбәләрне чистартуга зур игътибар бирелә. Урамнарны җыештыруга 264 эшче һәм 234 махсус техника чыкты.
Түбәләрне чистартуга торак оешмаларының 84 түбә ябучылар бригадасы (253 кеше), алты автовышка җәлеп ителде. Ишегалларын 152 берәмлек коммуналь техника кулланып, 746 урам себерүче җыештырды. Аларга ярдәмгә торак предприятиеләренең 1 336 хезмәткәре чыкты.
(Ахыры 2нче биттә).
“Игътибар, кар!” өмәсе бөтен республикада да үтте. Аңа, торак-эксплуатация идарәче компанияләреннән тыш, предприятиеләр, учреждениеләр һәм битараф булмаган халык та актив кушылды.
Акциянең иң актив катнашучылары Кыйгы, Стәрлетамак һәм Кушнаренко районнары, Уфа, Стәрлетамак, Ишембай шәһәрләре булды. Әйтик, Ишембайда шәһәр урамнарына 34 берәмлек техника һәм 900гә якын кеше чыккан, 306 ихата һәм 200 километрга якын урам һәм юл чистартылган.
Республикада тематик шимбәләр дәвам итә. Алар, һәр­вакыттагыча, күңелле дә, файдалы да булыр дип ышанасы килә.

Резида ВӘЛИТОВА.


Читайте нас: