-11 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
28 гыйнвар 2021, 12:49

Сезне дә автобуста алдыйлармы?

Үзебез дә белмичә, карак водительләрнең кесәсен калынайтабыз икән бит!

Үзебез дә белмичә, карак водительләрнең кесәсен калынайтабыз икән бит!


Бүген эшкә башкаланың буеннан буена бара торган 272нче автобус белән килдем. Иртәнге сигездән соң була торган тыгынлык, кем утырган, кем баскан, кем ишек төбендәге баскычта бер аягында бара. Водитель 35-40 яшьләр тирәсендәге яшь ир юл өчен түләүләрне ала. Автобусның алгы тәрәзәсенә тыштан да, эчтән дә "20 сум" дип язып куелган. Халыкның 80 проценты "Алга" картасын суза. Водитель аны ала да, махсус аппаратка куеп, исәп-хисап ясый. Барысы да гадәти кебек. Әмма беренче карашка гына икән шул...

Автобустагы бер ханым транспорт картасын сузды да, "Миңа билет бирегез!" - диде. Водитель танау астыннан нидер мыгырдады һәм, моңа кадәр ертылмаган билетларны бер төргәк итеп ертып алып, ханыма үзенекен сузды. Анысы карады да, "Ә ни өчен 25 сум алынган, автобус хакы 20 сум түгелмени", - диде. Водитель сүзсез генә аңа 5 сум акча бирде. Ханым төшеп калды.

Моны күреп калган берничә пассажир тизрәк акчасын барлый башлады, транспорт картасын ераккарак алып куйды.

Мин дә акча суздым. Шунда транспорт картасын хезмәтләндерүче аппаратның гадәттәгечә водительдән уң якта, пассажирның күз алдында түгел, ә сулда, руль кырыендагы кысан почмакта булуына игътибар иттем. Монда ничә билет чыкса да күрмисең инде... Картада акча ния шулай тиз бетә икән дип аптырыйсы да юк!

...Кичә генә автобустан троллейбуска күчеп утырганда икенче билетны бушка алып, эшкә бик канәгать кенә килеп җиткән идем, бүген хафага калдым. "Алга" транспорт картасына шулкадәр ияләштек, җаена төшендек, әмма 5 тиенгә намусын саткан шушы водитель аркасында күңелгә шик керде. Нишләргә?

Җәмәгать, әйдәгез барыбыз да билет алып йөрик, вак каракларга сабак булсын!


Фото: 24kovrov.ru



Читайте нас: