-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
29 гыйнвар 2021, 17:46

"Безгә бердәмлек мөһим!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Юламасына кагылышлы фикерләрне барлау дәвам итә. Алар арасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулованың фикере аеруча фәһемле.

Эльвира Ринат кызы әлеге документ асылының Бөтендөнья башкортлары королтаеның девизына, атап әйткәндә, "Бергә булыйк, бердәм булыйк!" дигән сүзләргә туры килүен билгеләде.

“Радий Фәрит улы бердәмлек хакында бик күп фикер әйтте. Максатларыбыз югары, аларны башкару өчен бердәмлек кирәк", - диде ул.

Эльвира Аеткулова республика Башлыгының узган ел вәзгыятенә бәя бирүенә игътибарны юнәлтә:
“Пандемия шартларына карамастан, Башкортстан үсүен дәвам итә, аның уңышлары һәрберебездән тора. Без "Башкорт халкының үсеш стратегиясе"н кабул иттек, Радий Хәбировның Юлламасында яңгыраган сүзләр бу стратегия эчтәлегенә туры килә".

Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе фикеренчә, кыенлыкларга, бәхәсле мәсьәләләргә иммунитет нык булырга тиеш, ә безнең өчен бердәмлек мөһим!

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: