+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
3 февраль 2021, 15:09

Без бергә!

Башкортстанда #МыВместе Бөтенрусия үзара ярдәм итү акциясе партнерлары авыр тормыш хәлендә калган уфалыларга ярдәм итә. Эшкуар Вадим Заһитов күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары тарата.

Башкортстанда #МыВместе Бөтенрусия үзара ярдәм итү акциясе партнерлары авыр тормыш хәлендә калган уфалыларга ярдәм итә. Эшкуар Вадим Заһитов күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары тарата.

Уфа бизнесменыннан ярдәм алучылар арасында Евсюковлар гаиләсе дә бар. Андрей Александрович тормыш иптәше вафатыннан соң биш бала тәрбияли. Иң кечкенәсенә - бер яшь тә өч ай, шуңа күрә әти кеше әлегә эшләми. Нигездә, социаль түләүләргә яшиләр һәм теләсә нинди ярдәмгә рәхмәтлеләр.

Ә Вәлиевлар гаиләсендә тугыз бала, берсе дә балигъ булмаган. Беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм товарлар салынган тартмалар, пакетлар - күпбалалы гаилә өчен зур ярдәм. Вәлиевлар, башка күп гаиләләр кебек үк, мондый ярдәмне Вадим Раил улыннан ала. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан эшкуар «Яңа ел могҗизасы» Гомумрусия халык фронты проекты кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм инвалидлыгы булган балаларга 70тән артык бүләк җыелмасы тапшырды.

«Мин еш кына хәйриячелек белән шөгыльләнәм. Үзем акча эшли башлаганнан бирле башкаларга да ярдәм итәм. Ул вакытта миңа 20 яшьләр тирәсе иде. Яз көне #МыВместе акциясе турында белгәч, шунда ук Гомумрусия фронтының төбәк бүлекчәсенә шалтыратып, ярдәм тәкъдим иттем. Шуннан бирле без хезмәттәшлек итәбез. Әбием керемнең бер өлешен мохтаҗларга бирергә кирәклеген, кеше бәласе яныннан үтәргә ярамавын өйрәтте. Аның васыятьләренә таянып яшим дә. Дөнья игелекле эшләрдән генә яхшырак булыр дип ышанам», – дип сөйләде #МыВместе " акциясе партнеры, эшкуар Вадим Заһитов.

Фото: Гомумрусия халык фронтының төбәк бүлекчәсе.


Читайте нас: