+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
3 февраль 2021, 16:18

"Минем хәлләр - "трындец"!

Уфада гына түгел, Русиядә танылу алган урам себерүче Юрий Ветлугинга тагын ни булган?

Уфада гына түгел, Русиядә танылу алган урам себерүче Юрий Ветлугинга тагын ни булган?
Юра күптән түгел үзе дә сизмәстән интернет йолдызы булып китте. Барысын да аның дусты Роман Филиппов оештырган фотосессиядән башланды. Баксаң, кайчандыр мошенниклар төрле банкларда аның исеменә кредитлар алган һәм аның түләүләре Юраның хезмәт хакы һәм инвалидлык буенча пенсия исәбенә капланып барган. Роман Филиппов социаль челтәр аша бу хәбәрне тараткач, Юрага акча җыелган һәм кредит бурчлары түләнгән иде.
Хәзер инде бөтен Русиягә дан тоткан Юрийның коммуналь фатирдагы бүлмәсендә капиталь ремонт башланган. Ремонт өчен акчаны Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән битараф булмаган кешеләр җыйган.
Хәзер бу бүлмә зур, ак, якты бер урынга әверелгән. Төзүчеләр инде сүтәсен сүтеп, кирәкмәгән әйберләрне тышка чыгарганнар. Юрий үзе бу хәлләрне кыскача «трындец» дип тасвирлый, эшләр әле башлана гына, алда ниләр көтәсе турында борчыла.
"Менә, егетләр, минем ремонт башланды. Инде диварларны чистарттылар, санузелны, ваннаны алмаштыралар. Кыскасы, минем бүлмәдә шундый "трындец"!
Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: