-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
3 февраль 2021, 23:35

Тямай биргән җавапны!

Бүген туган көнен билгеләүче Фирдүс Тямаев үзен милли мәсьәләләрдә саксызлык күрсәтүдә гаеп ташлаучыларга сәлам юллый.

Бүген туган көнен билгеләүче Фирдүс Тямаев үзен милли мәсьәләләрдә саксызлык күрсәтүдә гаеп ташлаучыларга сәлам юллый.

Җырчы үзенең инстаграм сәхифәсенә концертыннан бер өзек куйган. «Мишәрләр, татарлар, Татарстан, вперед!» — дип кычкыра ул микрофонга. Ну ярата инде егет кычкырырга! Шунда ук «Бүген минем туган көн. Барыгызга да рәхмәт. Мишәрләр, вперед», — дип язган.

Шушы көннәрдә «Интертат» сайтында Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина белән әңгәмә дөнья күргән. Алар концертларында мишәрләр турында аерып сөйләүче Фирдүс Тямаевны тәнкыйтьләгән.

Ярый җыр язмаган әле, пост кына куйган Тямай. Башкортстан юлларында Гүзәл Уразова белән очрашып, оятка калганнан соң, әнә нинди, үзе әйтмешли, "мощный" җыр язган иде - "Тезләнер бу дип көтмәгез!" Ә бүген җырчының инстаграмында мишәрләрне алдан барырга өндәгән пост кына барлыкка килде.

Имәндә икән чикләвек! Мишәрнең асыллары шул ук татар балалары икәнен яхшы белә, бу хакта сүз куертып тору кирәкме икән...

Фото: "Татар-информ"
Читайте нас в