-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
7 февраль 2021, 16:57

Баланы үтерү - үз үзеңә кул салу белән бер

Уфада җәмгыятьнең иң "ябык" темасына фильм күрсәттеләр.

Уфада җәмгыятьнең иң "ябык" темасына фильм күрсәттеләр.

Русия - кешене космоска озаткан беренче ил генә түгел, ә абортларны легальләштергән беренче ил дә. Чыннан да, бу темага йөз ел дәвамында беренче тапкыр, руханилар һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан вакыт-вакыт бозылган тынлыкны кинорежиссер Елена Пискарева өзде, ул «Сайлау хокукы» дигән тулы метражлы нәфис фильм төшерде. Шимбә көнне Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында «Үзенчәлекле балалар» хәйрия фондының биш еллыгына багышланган фильмның ябык күрсәтелүе үтте.

Уфа - Мәскәү һәм Новосибирскидан соң фильм күрсәтелгән өченче шәһәр. Алда тагын 40лап шәһәр — төбәкләр башкалалары бар. Елена Пискарева фильмга максатчан аудитория — закон чыгаручыларны, хакимият, киңүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм, барыннан да элек, табиблар җәмәгатьчелеген җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип саный.

- Фильм гади тамашачыга гына түгел, ә акушерлык һәм гинекология тармагында хезмәт салучы табибларга да, аларның күңелләрен ачып салырга ярдәм итә, — ди фильмның режиссеры, сценарий авторы һәм продюсеры Елена Пискарева. - Бу хакта миңа табиблар үзләре берничә тапкыр сөйләде һәм бу фильмда да яңгырый: үз һөнәре буенча гомерне коткарырга алынган кешегә беренче тапкыр аборт ясарга туры килә, ул үз үзен сындырырга тырыша, үз гамәлләренә әхлакый бәя бирергә омтыла. Минем үземнең дүрт балам бар, һәм шәхсән үзем аборт — ул бөтен кеше өчен фаҗига дип уйлыйм: аңа катнашы булган һәркем баланы гына түгел, үз-үзен дә үтерә. Медицинада шундый төшенчә бар — аборттан соңгы синдром. Бу халәттә русиялеләрнең биш буыны яши инде.

Фильм турында фикер алышуга власть вәкиләре, руханилар һәм гади тамашачылар да кушылды.

Фото: Альберт Загиров


Читайте нас: