-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
7 февраль 2021, 13:03

Гүзәл затның фәнгә юлы йөрәге аша үтә

"Башкортостан" Дәүләт телерадиокомпаниясе медиаүзәгендә "Хатын-кыз һәм фән" дигән матбугат конференциясе булды. Аны республиканың Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте оештырды.

"Башкортостан" Дәүләт телерадиокомпаниясе медиаүзәгендә "Хатын-кыз һәм фән" дигән матбугат конференциясе булды. Аны республиканың Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте оештырды.

Җәмгыять идарәсендә 15 фән докторы, 30га якын фән кандидаты исәпләнә. 2020 ел ахырында һәм 2021 ел башында оешма активистлары яңа фәнни хезмәтләр чыгардылар. Бу - Гөлнур Колсаринаның "Этноязыковая картина мира в текстах башкирского фольклора" монографиясе, Гөлнур Хөсәенованың «Бөек Ватан һуғышы фольклоры», Миңсылу Усманованың «Башҡортса дөрөҫ һөйләйек!», Розалия Солтангәрәеваның "Башкирский фольклор: семантика, функции и традиции", Луиза Сәмситованың 8нче сыйныф укучылары өчен башкорт теле дәреслеге һәм башка фәнни хезмәтләр дөнья күргән.

"Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте өчен яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора, - дип билгелеп үтте матбугат конференциясендә әлеге җәмгыятькә берничә ел уңышлы җитәкчелек итүче Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина. — Рухи кыйммәтләрне, туган телне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау һәм пропагандалау безнең оешма өчен һәрвакыт өстенлекле бурыч булды. Безнең фәнни хезмәтләрдә дөньяның милли картинасы, башкорт халкының менталь аңы үзенчәлекләре чагыла, халык иҗаты текстларында мәдәни мәгълүматны саклау спецификасы тикшерелә».

Хатын-кыз галимәләр фәнгә яңа сулыш өрүче яшьләр, алар арсында кызлар күп булуы, шулай ук фәнни хезмәтләрне электрон чаралар аша тарату турында да фикер алышты.

Фото: Рәмилә Мусина.


Читайте нас: