Тәтешле районының Боргынбаш авылында яшәүче Лүзә апа Шәмсиева «Кызыл таң» абунәчеләре арасында уйнатылган тегү машинасы отты.
Ул райондагы "Тәтешле хәбәрләренең дә тугры дусты. Әлеге гәзит хәбәрчесе Әлфия Сәлимгәрәева безне Лүзә апа белән якыннан таныштыра:
"Боргынбашта яшәүче Лүзә апа Шәмсиева - «Тәтешле хәбәрләре»нең генә түгел, республика гәзит-журналларының тугры дусты. Әйе, андый дусларны тугры дияргә буладыр, чөнки ул аларны ярты гасырга якын даими алдыра.
Бу юлы аңа бәхетнең зуры елмайган – чираттагы яртыелыкка язылып, «Кызыл таң» абунәчеләре арасында тегү машинасы откан. Гәзит кенә түгел, телевизион тапшырулар конкурсаларының да күп тапкырлар җиңүчесе әле ул. «Юлдаш» радио каналында да Лүзә апаны яхшы беләләр.
Аның тапкырлыгына, зирәклегенә исең-акылың китәрлек. Ә бит аны язмыш артык иркәләп бармаган. Балачагыннан ятимлек газапларын кичерергә туры килә. Тормыш үзе аны чүкеп җитештерә. Мәктәп белеме никадәр генә мөһим булмасын, тормыш сабакларына җитәме соң?!
Төгәллекне яраткан, исәп-хисап белән дус булган кыз бухгалтер һөнәрен сайлый. «Сталин» колхозында, аннары - сельпода, ә соңыннан хаклы ялга чыкканчы нефтьчеләр тармагында оператор булып хезмәт итә. Тормыш иптәше Финат абый белән 61 ел парлы гомер кичерә.
Үзенең 81 яшендә һич кенә дә тик утырмый. Ихатаның яме сыерда, дип, иртә таңнан малкае янына ашыга. Миченә ягып, өен җылыткач, бер кочак гәзит-журналларын укырга утыра. Эшен төрлеләндереп, бәйләмен ала. Яшь чагында бер генә концерт-спектакльдән дә калмаган Лүзә апа бүген дә такмалар иҗат итә. Ул юлларда хис-тойгылар, башыннан кичкәннәр, азрак тозлы-борычлы дөреслек тә ярылып ята.
- Инде, балалар, гәзитләргә язылыр өчен киләсе яртыеллыкның ташламалы ункөнлеген көтеп торам. Исән-сау булсак, гәзиттән аерылмабыз, - дип кызылтаңчыларга зур сәламнәрен һәм рәхмәтләрен җиткереп калды ул".
Менә нинди горурланырлык дустыбыз бар безнең Тәтешледә!
Фото: tatvestnik-t.rbsmi.ru