Әмма аның өлкәннәргә үтенече бар.
Бакалы районыннан ике яшьлек Давидка кыйммәтле операция кирәк. Малайның әти-әнисе балаларының башкалар кебек үк, тышкы кыяфәтеннән оялмыйча, урамга чыга алуын тели. Аның тумыштан ук колак яфрагы үсми, ул тирә-юньдәге тавышларны бер генә колак белән ишетә ала.
Ике яшьлек малай сүзләрне дөрес әйтә, тулы җөмләләр төзергә омтыла һәм хәтта әтисенә уенчыклар ремонтларга ярдәм итә. Давид, үзенең меңәрләгән яшьтәшләре кебек, өлкәннәр дөньясын кызысынып өйрәнә. Тик менә малайның бер үзенчәлеге бар - тирә-юньдәге тавышларны ул бер колагы белән генә ишетә.
"Беренче тапкыр Давидны күргәч, мин аның бер колагы үзенчәлекле булуына гаҗәпләндем, - ди аның әнисе Вероника Хәйрзаманова. - Әмма аны җиңелчә ярып җибәрсәләр, үз формасын алыр дип өметләндем".
Соңрак, сабыйга бер ай тулгач, әти-әниләре Республика балалар дәваханәсенә юнәлә. Табиблар Давидка колак микротиясе һәм атрезиясе дигән диагноз куйган. Аңа кичекмәстән операция кирәк. Тик аны Америкада гына ясыйлар. Ул 3 миллион 300 мең сум тора. Ә тагын өстәмә чыгымнар өчен дә акча кирәк. Тик Хәйрзамановлар кул кушырып утырмый: социаль челтәрләрдә иганә җыю турында игълан иткәннәр һәм үзләре 600 мең сум акча туплаган.
Әгәр сез бу сөйкемле балага ярдәм итәргә теләсәгез, әнисенең Саклык банкы картасына бәйләнгән телефонын язып алыгыз: 8 986 968 88 10, Вероника Васильевна.
Фото: "БСТ"