Нәрсә ул талант? Ходайдан бирелгән сәләт, дияр берәүләр. Икенчеләре исә, аны үстермәсәң, юкка чыгарга мөмкинлеген дә әйтер. Чыннан да, боларның һәркайсы белән килешергә мөмкин, әмма өстәп тагын шуны әйтәсе килә, талант ул — тәрбия дә. Әйе, популяр сәхнә йолдызларының гына биографиясен алсак та, аларның күбесе балачагында әти-әниләренең үзләрен җитәкләп сәхнәгә чыгаруын, төрле түгәрәкләргә йөртүләрен, ниндидер чыгышлар уңышсыз килеп чыкканда аларның юатырлык сүз таба алганнарын сөйли. Чыннан да, талантны үстерү өчен зур тырышлык таләп ителә.
Стәрлебаш районы үзәгендә эшләүче Зөфәр Атангулов та балачагын искә алганда әти-әнисенең бик талантлы булуларын ассызыклый.
— Мин Федоровка районының Олы Чытырман авылында дөньяга килгәнмен. Андагы мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Салават шәһәрендәге музыка училищесына укырга кердем. Шул ук вакытта мәктәптә дә белем алуымны дәвам иттем. 4 ел “башкорт халык хоры” юнәлеше буенча белем алганнан соң, Уфада сәнгать академиясенең әзерлек бүлегендә укуымны дәвам иттем, — дип искә ала Зөфәр үзенең сәх-нәгә юл башын.
Кызганычка каршы, егеткә ул вакытта академиягә укырга керергә насыйп булмый. Имтиханнар бик катлаулы була, укырга керергә теләүчеләр дә бихисап. Шул рә-вешле ул сынауларны үтә алмый.
Тик бу сәхнә кешесен туктата аламы соң?! Зөфәр ике дә уйламый, Федоровка район мәдәният сараена эшкә кайта. Армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, егеткә бераз башка тармакта эшләргә туры килә.
— Мин сәнгатькә гашыйк кешеләр гаиләсендә тәрбияләндем. Әнием туган авылымда 30 ел клуб мөдире булып эшләде. Ул бик матур җырлый, гармунда уйный. Әтием дә баянда уйный, җырлый. Гомумән, ике яктан да нәселебездә музыка яраталар. Картәтиемнең әтисе данлыклы курайчы булган. Шуңа да бу сәләт бездә буыннан-буынга күчеп килә.
Зөфәр Стәрлебаш район мәдәният сараенда әле бер ел гына эшләсә дә, аның инде үз тамашачысы бар.
“Арбаның алгы тәгәрмәче кайдан тәгәрәсә, арткысы да шуннан бара”, ди халык. Зөфәр тормыш иптәше белән өч кызга гомер бүләк иткән.
— Ике кызыбыз әле балалар бакчасына гына йөри. Шулай булуга карамастан, музыка ишетсәләр, шунда ук җырлый башлый-лар. Өлкән кызыбыз 9нчы сыйныфта белем ала, — ди яшь әти.
Бүген Зөфәр Мөнәвир улы Уфа сәнгать институтында читтән торып 3нче курста укый. Биредә, башлыча, курайда уйнауга басым ясалса да, Зөфәр буш вакытында гармунда, фортепианода да уйный.
Былтыр, Сибайда үткән “Ирәндек моңнары” конкурсында катнашып, өченче урын яулаган. 2018 елда Мәләвездә Тәнзилә Үзәнбаева призына оештырылган конкурста, Стәрлетамак районында үткән “Каһымтүрә кунакка чакыра” бәй-гесендә Гран-при яулаган.
— Конкурсларда күп тапкырлар җиңүче булдым. Мин күбрәк халык җырларын, көйләрен башкарырга яратам. Алдан әйтүемчә, әтием шушы көйләрне уйный иде, күңелемә сеңеп калгандыр. Аларны башкару зур осталык таләп итә, шулай да күңелгә нәкъ шушы көйләр якын булгач, миңа бу һич авырлык тудырмый, — ди Зөфәр.
Чыннан да, бүген Зөфәр Стәрлебаш районы тамашачысын үзенең җыр-моңнары белән сөендерә. Нинди генә чара үтсә дә, халык аның чыгышын түзем-сезлек белән көтеп ала.
— Пандемия башлангач, безнең тармак эшчәнлеге зур үзгәрешләр кичерде. Онлайн форматта чыгыш ясыйбыз. Әмма бу тамашачы белән күзгә-күз карап аралашудан бик ерак. Чыгышларым вакытында аларның миңа кушылып җырлавын ишетү, аларның күзләрендә шушы җырга мәхәббәт күрү мине тагын да югарырак баскычка күтәрә, чыгышымны җанлы итә. Инде бу афәттән котылып, тизрәк гадәти тормышка кайтырга өметләнәбез, — ди ул.
Урындагы халык өчен Зөфәр яраткан башкаручы булса, тормыш иптәше өчен – терәк булырлык ир, балалары өчен сөекле әти дә ул.
— Җырны онытып булмый бит ул. Өйдә нинди генә эшкә алынсам да, эчтән генә көйләп йөрим. Шул рәвешле эшемне төгәлләвемне сизми дә калам. Кызлар белән дә кичләрен бергәләп җырлыйбыз. Аларга бишек җырларын да үзем җырладым, — ди ул.
Әйе, берәүләр өчен сәнгать — эш булса, икенчеләр өчен ул яшәү рәвеше дә. Гадәттә, аны яшәү мәгънәсе итеп кабул иткән, бар күңеле белән аңа хезмәт итүчеләр уңышка ирешә. Моны яшь талант иясе Зөфәр Атангулов та исбатлый. Кыска вакыт эчендә зур уңышларга ирешүендә аның сәнгатькә булган мәхәббәте төп рольне уйный. Киләчәктә дә аңа әлеге юнәлештән тайпылмый, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.
Гөлия Гәрәева.
Стәрлебаш районы.