Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль сәхифәсендә бәйрәм алды кәефе белән бүлешә.
"Бүген республика Башлыгы белән кадерле хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладык, - дип яза ул. - Гадәттәгечә, «Торатау» Конгресс-холлында алар өчен бәйрәм концерты һәм фуршет оештырылды.
Тантанага бөтен республикадан гүзәл затлар килде. Алар арасында табиблар да, укытучылар да, сәнгать эшлеклеләре дә, үзидарә органнары хезмәткәрләре дә бар. Алар барысы да республика файдасына эшли һәм аларның керткән өлешен бәяләп бетерерлек түгел.
Сезне якынлашып килүче яз бәйрәме белән тәбрик итәм. Хатын-кызларга чын күңелдән тормышларында бәхетле мизгелләр, иминлек, мәхәббәт һәм тормышның барлык өлкәләрендә уңышлар телим!
Фото: "ВКонтакте"