Владимир Путин әлеге илгә яңа Илче билгеләде.
Русия Президенты Владимир Путин Чит илдәге ватандашлар белән эшләү буенча департаментның элекке җитәкчесе Олег Мальгиновны Үзбәкстанда Русия Илчесе итеп билгеләде.
Хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан карарда «Олег Мальгиновны Русия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе итеп билгеләргә» диелә.
Башка документ нигезендә Үзбәкстанда Илче булган Владимир Тюрденев әлеге вазыйфадан азат ителде.
Фото: "Кремлин.ру"