Башкортстанда якташларны берләштерү, һәрьяклы элемтәләрне саклау, кече Ватанга ярдәм күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итү максатында “Атайсал – кече Ватан” проекты эшли башлады.
Анда 60тан артык гариза кергән, 24е модерация узган, 2се кире кагылган.
Проектның максаты фикердәшләрне, авылларның һәм шәһәрләрнең тормышына битараф булмаган кешеләрне хәйрия программаларын һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен эзләүдән гыйбарәт. 2020 елда Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы тарафыннан “Атайсал” порталы
https://ataisal.ru/ эшләнде. Оештыручылар анда кушылучыларны көтә.
Домен сыйфатында һәм порталның аталышында башкорт халкының этнонимы “Атайсал” сүзе кулланыла. Портал Башкортстанның дәүләт символларындагы башкорт орнаменты кулланып ясалган.
Хәйрия программаларының һәм конкрет торак пунктка бәйле проектларның интерактив картасы гамәлгә ашырылган. Башкортстан Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе белән гражданнарның (проектта катнашучыларның) аралашу өчен мәсьәләләре барлыкка килгән очракта, элемтә формасы эшләнгән.
Кызыксынучыларга инициаторларга ярдәм күрсәтү максатларында хәйрия программаларын һәм проектларны гамәлгә ашыруга кушылу мөмкинлеге тәэмин ителгән.
“Атайсал” проекты республиканың барлык фикердәшләренең көчләрен берләштерәчәк, алар туган авылларына һәм шәһәрләренә ярдәм итә алачак. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ф. Х. Гыйндуллин башлангычы белән оештырылган “Туган авыл” проекты да анда кертеләчәк.
Проектта актив катнашучылар өчен “Якташлык көче” форумы уздырылачак.
Фото: ataisal.ru