Шәһәрдә даими рәвештә, бигрәк тә, Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы чикләрендә бик күп чаралар үткәрелә. Мәгариф идарәсе, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, балалар бакчаларының милли үзаңны, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклауга керткән өлеше әйтеп бетергесез.
Шәһәр мәктәпләрендә урыс, башкорт, татар, мари телләре укытыла, 16 мәктәптә татар телен укыту оештырылган. Туган телебезне укытуда югары белемле, үз эшләрен яраткан, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыкларының Почет грамоталары белән бүләкләнгән, беренче һәм югары категорияле укытучылар хезмәт куя. Республикада ел саен үткәрелеп килгән “Татар теле ел укытучысы” конкурсында безнең укытучыларыбыз призлы урыннарга лаек була яисә төрле номинацияләрдә жиңүче дип табыла. Ә узган ел зур җиңү алып килде – 10нчы мәктәп укытуысы Галия Корбанова “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2020” бәйгесендә гран-при яулады. Республика белән генә чикләнмичә, Казанда Бөтенрусия күләмендә үткәрелгән “Туган тел укытучыларының мастер-классы”нда да Нефтекама укытучыларының чыгышлары нәтиҗәле булды. Үткән уку елында татар милләтеннән булган балаларның 70 процентка якыны туган телен өйрәнде һәм бу сан ел саен арта бара. Әлбәттә, бу хәл безне бик куандыра. Быел шәһәрдә полилингваль мәктәп ачылуы һәм балаларның биредә инглиз теле белән беррәттән татар телендә белем алуы зур сөенеч булып тора. Татар җәмәгатьчелеге мондый бүләк өчен республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтле.
Туган тел, мәдәният, тарих белән кызыксыну, аларга карата сөю тәрбияләүгә дәрестән тыш үткән чараларда да зур игътибар бирелә. Моңа мисал булып “Ел укучысы”, “Шигърият сөючеләр”, “Иң яхшы экскурсовод”, “Әкият илендә”, “Хатын-кыз күрке – гаилә” кебек чаралар, “Чәк-чәк бәйрәме”, “Халык энҗеләре” кебек бәйгеләр, фәнни-гамәли конференцияләр, язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композицияләр, кичәләр, олимпиадалар тора. Тел укытучылары белән берлектә мәктәп китаханәчеләре, музей җитәкчеләре дә бу юнәлештә зур эш алып бара.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган якны өйрәнү түгәрәкләре эшли, шулай ук ата-аналар белән дә бик күп тәрбияви чаралар үткәрелә. Мисал өчен, республикада ел саен укучылар арасында үткән “Тукай моңнары” конкурсы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да уңышлы бара. Үткән елларны бу конкурста 150гә якын бала катнашса, быел катнашучылар саны 400дән артып китте. Шунысы куанычлы, бу эштә ата-аналар зур активлык күрсәтә, аларның милли үзаңы, туган телгә карата кызыксынулары арта. Алар балаларының туган телдә җырлауларын, шигырь сөйләүләрен һәм шулай ук милли биюләребезне башкаруларын күреп шатлана. Шушы тенденцияне исәпкә алып, мәгариф идарасе тарафыннан ел саен төрле яңа проектлар тәкъдим ителә, заманча чаралар үткәрелә. Мәктәптә туган телләрнең югары дәрәҗәдә укытылуы, төрле чараларның уңышлы үтүендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Уразаев һәм туган телләр буенча методист Рушана Имамованың өлеше әйтеп бетергесез зур.
Шәһәрнең Балалар иҗат сараенда “Ата-аналар белән партнерлык мөнәсәбәте булдыру – шәһәр күләмендә балаларга милли белем һәм тәрбия бирү мохитенең сыйфатын үстерү нигезе” исеме астында база майданчыгы уңышлы эшләп килә. Шушы проект кысаларында Әтиләр берлеге һәм Хатын-кызлар советы катнашлыгында үткәрелгән чараларның яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте әйтеп бетергесез. “Әтиләр маршы”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гаилә учагы”, “Минем гаиләм татарча сөйләшә”, “Исем кушу йоласы” кебек чагу чаралар моңа ачык мисал булып тора. Егерме елдан артык үткәрелеп килгән ике тугандаш халык – татар һәм башкорт милләтен берләштергән “Гүзәлем” матурлык һәм сәләт бәйгесендә катнашучы сылу кызларның “Токмач кисү”, “Көянтә белән суга бару” ярышлары, милли бию һәм җырларны башкаруы тамашачыларны да битараф калдырмый. Җиңүче татар кызына – калфак, башкорт кызына – чулпы кидерү бәйрәмгә тагы да ямь һәм мәгънә өсти.
Республика филармонияләре арасында бердәнбер булган профессиональ татар эстрада төркеменең Нефтекама дәүләт филармониясендә эшләве белән дә горурлана шәһәр халкы. “Кайтаваз” дип аталган бу төркемне республика районнарында һәм шәһәрләрендә генә түгел, илебезнең төрле почмакларында яхшы беләләр, чөнки ел әйләнәсенә аларның гастрольләре тынып тормый. “Кайтаваз”ны кайда да җылы каршы алалар. Татар төркемен менә инде ничә еллар буе җырчы, Башкортстанның атказанган артисты, “Дуслык җыры” халыкара татар һәм башкорт җырлары фестивале, “Алтын Урал” халык иҗаты премиясе лауреаты Рифкать Габделҗанов җитәкли. Бүген төркемдә сәләтле яшь җырчыларның булуы татар төркеменең киләчәктә дә уңышлы эшләячәгенә өмет бирә.
Шәһәрнең тагын бер горурлыгы – озак еллар биредә эшләп килгән “Без” татар халык театры. Сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк кешеләр яшәгәнлектән, театр шәһәрнең үзе белән бергә үк барлыкка килгән, дияргә дә ярый. Озак еллар дәвамында татар-башкорт, урыс һәм чит ил классикларының әсәрләрен сәхнәләштереп, халык арасында хөрмәт һәм дан казнган театр ул – “Без”. Аны озак еллар режиссер Марс Нуртдинов уңышлы җитәкләде. Бүген халыкны сәнгать дөньясына әйдәүгә яшь актриса Илмира Әлетдинова хезмәт сала.
Нефтекама шәһәрендә 1988 елдан алып “Инеш” иҗат берләшмәсе эшли. Аны Краснокама районында чыгып килгән “Вперед” гәзите мөхәррире – татар җанлы, үзе дә поэзиягә гашыйк Рәфис Нуртдинов җитәкли. Дөрес, тәүдә ул “Акчарлак” дип аталган әдәби түгәрәк булып оеша, үсә-үсә берләшмә булып өлгерә һәм Нефтекама шәһәренә күченә. Биредә аны шагыйрь һәм олы йөрәкле шәхес – Низам Хәмзин җитәкли. “Инеш”нең бәхетенә, монда һәрвакыт башкаларны да артыннан ияртерлек, илһам бирерлек көчле шагыйрьләр, оста оештыручылар була. Нәҗибә Сафина, Низам Хәмзин, Кәүсәрия Талипова, Рәфыйга Усманова, Нәзирә Рахмангулова, Эдуард Әгъзамов, Гөлнара Гомәрова, Гөлнара Гыйлемханова, Ринат Апачев әдәбият сөючеләр белән эшләүгә, аларны туплауга шушы шәхесләр зур өлеш кертә. Гөлнара Гыйлемханова “Каурый каләм” түгәрәге оештырып, укучылар, яшьләр арасындагы каләм тибрәтүчеләрне туплап, зур эш алып бара.
“Инеш”леләр бүген дә шәһәрнең татар тормышында кайнап яши, студентлар, мәктәп укучылары арасында төрле очрашулар, китап туйлары үткәрә, аларның иҗат җимешләре матбугат басмаларында, альманахларда дөнья күрә. Нефтекамада менә инде өченче тапкыр татар, башкорт, урыс, мари телләрендә иҗат итүчеләрнең китаплары бер җыентык булып басылып чыга. Шундый китапның соңгысы – “Радуга слова” дип атала, анда татарча язучы 26 авторның шигырьләре кергән. Мондый җыентыкларны чыгаруда берләшмәнең җитәкчесе Ринат Апачев, тел белгечләре буларак Найзирә Алчина, Рита Галиева, Нәфисә Нәбиеваның тырышлыгы зур. Әлеге вакытта иң актив “инеш”леләребезнең берсе Вәкил Белалов берләшмәнең тарихы, аның әгъзалары турында китап әзерли.
Шәһәребездә “Кызыл таң” гәзите журналисты Гөлнара Гыйлемханова башлангычы белән “Уйнагыз, гармуннар!” дип аталган җыр һәм моң бәйрәме үткәрү дә матур күренешкә әйләнде. Зур булмаган шәһәрдә йөзгә якын гармунчы җыелуы, алар арасында балаларның да күп булуы соклануга лаек. Димәк, милли көйләребезне, моңнарыбызны арытаба да саклап, халыкка җиткерүчеләр бар. Әйткәндәй, гармун-чыларыбызның берсе – Рәсим Төхбәтуллин Италиянең Сан-Марино графлыгында үткән фестивальдә, бөтен Европадан килгән гармунчы, баянчылар арасында җиңеп, беренче урын яулап кайтты. Биредә, әлбәттә, Рәсим абыйны үз артыннан ияртеп алып баручы профессиональ баянчы Ришат Рамазановның өлеше зур. Рәсим Төхбәтуллин туганы Рәүф Төхбәтуллин белән бергәләп “Туганнар” ансамбле оештырды, ул хәзер шәһәрдә һәм Краснокама районында үткән һәр бәйрәмнең бизәге булып тора. Әйткәндәй, “Кызыл таң” басмасы катнашлыгында шәһәрдә үткәрелгән чаралар бихисап – “Әтисе баласы” бәйгесе, “Кыз бала тәрбияләү – милләт тәрбияләү” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл”, Роберт Миңнуллин кебек күренекле язучылар белән очрашу, Әнгам Атнабаев, Хәния Фәрхи кебек күренекле шәхесләрнең хәтер кичәләре һәм башка бик күп чаралар.
Туган тел турында сүз бара икән, милләт, тел дип янып яшәүче “Ак калфак энҗеләре” фольклор ансамблен дә телгә алмый булмый. Төркемне моннан ун ел элек пенсиядәге укытучы, милләтпәрвәр Светлана Вәлиева оештырган иде, менә инде дистә еллар дәвамында алар халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә зур эш алып бара.
Күрүегезчә, татар телен саклап калу, аны үстерү өчен Нефтекамада бик күп эшләр башкарыла. Бу эштә шулай ук үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, тарих-туган якны өйрәнү музее, сәнгать һәм музыка мәктәпләренең иҗади төркемнәре, шәһәр композиторлар берлеге, ата-аналар, дин әһелләре, уку йортлары җитәкчеләре, студентлар зур активлык күрсәтә. Барлык чаралар да шәһәр хакимиятенең, мәдәният бүлегенең турыдан-туры ярдәме һәм хәстәрлеге белән уза. Алдынгы карашлы, тәҗрибәле мәдәният бүлеге җитәкчесе Илмир Ялалов-ның төрле милли, шул исәптән, татар телендә үткән чараларның зәвыклы, югары дәрәҗәдә оештырылуына керткән өлеше әйтеп бетергесез зур.