Анда башкорт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре күрсәтеләчәк.
18-20 мартта Русия төбәкләрендә башкорт мәдәнияте һәм мәгариф көннәре кысаларында Пермь краенда Башкортстан делегациясе булачак. Чараның программасы бик бай - мастер-класслар, өйрәтү семинарлары һәм лекцияләре, фәнни конференцияләр, башкорт иҗтимагый оешмалары белән очрашулар, күргәзмәләр, концертлар.
Пермь краенда яшәүчеләр Башкортстанның сәнгать осталары дәресләрен карый алачак. Хореография, курайда уйнау, вокал, бизәнү әйберләре ясау - мастер-класслар Башкортстан Республикасының Халык иҗаты республика үзәге белән берлектә оештырылды. Чаралар Пермь шәһәре мәдәният учреждениеләрендә узачак. Дәресләр барышында Пермь краеның иҗат коллективлары 21 мартта Пермь районының Кояново авылы Мәдәният йортында узачак отчет концертында чыгыш ясаячак.