16-17 мартта Башкортстанда Идел буе федераль округының мәдәни мирас объектларын саклау органнарының округ семинар-киңәшмәсе уза.
Уфага Русия Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны саклау департаменты директоры Роман Рыбало, Русия Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчелеге, округның 12 төбәгеннән вәкилләр һәм чакырылган кунаклар – тарихи-мәдәни мирас буенча күренекле белгечләр килде.
Башкортстан Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзе белән беренче вице-премьер, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов чыгыш ясады. Округ форматындагы чараны Башкортстан башкаласы кабул итә, чараларның бер өлеше Стәрлетамак шәһәрендә уза.
«Торатау» Конгресс-холлындагы пленар өлешнең төп темасы Русия Мәдәният министрлыгының территориаль идарәләренең Русия Федерациясе тарафыннан мәдәни мирас объектларын саклау, куллану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча мәдәни мирас объеткларын саклауда төбәк органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу форматында узды.
Стәрлетамакта берничә "түгәрәк өстәл" планлаштырылган. Нигездә, шәһәрнең бер өлеше тарихи җирлек дип танылган, шуңа биредә тарихи җирлекләр барлыкка килү тәҗрибәсен караячаклар һәм шундый җирлекләр территорияләрендә тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен саклау эшчәнлеге турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, башкарма хакимият органнары белән архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре дә карала.
Фото: "Башинформ"