+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
18 март 2021, 05:00

Тоташ Җир шарын көлдерә

Күренекле сатирик Мар. Сәлимнең яңа китабы хакында бер кәлимә.

Күренекле сатирик Мар. Сәлимнең яңа китабы хакында бер кәлимә.
Күренекле башкорт сатиригы Мар. Сәлимнең (Марсель Шәйнур улы Сәлимов) З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында басылган “Тишекле таш” дигән чираттагы “сайланган-җайланган” җыентыгын берчә уйланып, берчә эч катканчы көлеп укып чыктым да күңелемнән аңа рәхмәт әйттем. Яза белә әдип. Шуңа да иллеләп китап бастырган, әсәрләре бихисап телләргә тәрҗемә ителгән, континентлар, материклар буйлап таралган. Ә халыкара әдәби бәйгеләрдә ул яулаган мәртәбәле приз-бүләкләрнең чиге-чуты юк!
Авторны мин коеп куйган сатира-юмор остасы гына димәс идем. Художестволы лирик-фәлсәфи әсәрләр иҗат итеп тә укучы күңеленә җылы юл салган ул. Мисалга “Кылычкүл буенда” дигән армия бәянен алыйк. Лейтенант Мансур Галимов образы аша язучы хәрби хезмәтнең какшамас тәртипкә корылуын кырыс тормыш шартларында төрле образлар аша оста дәлилли, мәктәптә педагог укучыны тәрбияләгән кебек, биредә офицер­ларның гади солдатны устав калыбына кертүен бөтен нечкәлекләрендә сурәтли. Моны Кылычкүл буена самоволкага балык кармакларга киткән рядовой Аллаяров белән аңлату эше алып баруда да, гимнастерка якасын целлофан белән тышлаган “картлач” Лобановны акылга утыртуда да, тәмәке тартырга хирыс рядовой Крапивин белән әңгәмә барышында да, башка күп эпизодларда да күрергә була. Кыенлык алдында каушап калган солдатка, булдыклылыкта үрнәк күрсәтеп, Мансур Галимов, мин эшләгәнчә эшлә дип, һәрчак үзе ярдәмгә килә...
Марсель белән яшьтәшләр булсак та, мин армия хезмәтен тутырып кайтып, БДУның филология факультетына укырга кергәндә алар группасы өлкән курс студентлары иде инде. Әлегедәй күз алдымда: энергиясе ташып торган ыспай егет университет сәхнәләреннән дәрт­ләнеп, үзенең берчә романтик, берчә сатирик шигырьләрен профессор Әхәт Нигъ­мәтуллин өйрәткәнчә сәнгатьле итеп, җиренә җиткереп сөйли. Ә тел түгәрәген җитәкләүче филология фәннәре докторы Суфиян Поварисовның һәрвакыт иң тырыш студенты буларак, “Тел чишмәсе”н әйдәүче уң кулы булды.
“Ә, бәлки, командирлык сәләте, кешеләр белән дөрес һәм оста җитәк­челек итү таланты тумыштан киләдер?”– дип уйларга бирелә Мансур Галимов. Бу образда мин, һәрхәлдә, авторның үзен тоемлыйм. Чөнки ул үзе дә, әлеге уку йортын һәм хәрби кафедрасын кызыл дипломга тәмамлап, офицер дәрә­җәсендә армия хезмәтен үтәп кайта һәм, әйтер идем, чынлап та ул командир, җитәкче булып туган. Әсәрне укыгач, миндә оптимистик уй-фикер туды: гомер буе устав кушканча, төрле каршылыклар, чирләр, стресслар алдында сынмыйча, хәрбиләрчә, үзеңне һәрчак солдатча җыйнак, пөхтә тотып яшәргә, алдыңа якты максатлар куеп үтәргә һәм бу юлда уңышларга ирешергә, яшәгән саен нәкъ Марсельчә яшәрергә. “Көлеп яшәгән кешенең күңеле таза була” ди, – Мар. Сәлим. Әйткәннәрен, күзләр генә тимәсен, корычтай сәламәтлеге, яшәү рәвеше, дистә еллар буе “Һәнәк” сатира журналын уңышлы җитәкләве, бихисап уңышлары белән дәлилли.
“Тишекле таш” әсәре дә мавыктыргыч сюжетка корылып, бай тел белән язылган. Мазһар исемле язучы Кавказ ягында иҗат йортында ял итә. Максаты – шәп китап язып кайту. Әмма илһам кошы каядыр чыгып очкан, җитмәсә, әсәр герое үзе дә ял итәргә килгән Оксанага үлеп гашыйк була. Аның чибәрлеге янында Мазһарның сөйгән кызы Әлфия дә томан артында торып кала. Инде Оксана егетнең куенына да атылырга әзер, ире Валентинны эчкечелектә, гамьсезлектә гаепли, килбәтсез итеп сурәтли. Ә чынында Мазһар Валентинның ниндилеген үз күзләре белән күрә: “Таксидан төшү белән хатыны янына йөгереп килде. Күн пинжәге дә килешеп тора үзенә. Хатынын күтәреп алды да таксига кертеп утыртты. Оксана сөйләгәнгә якын да килми”.
– Ире янында булса да, кимен куймады бугай,– ди бер ир, Мазһарның кулбашын кагып. – Хәер, хатын-кызны бәйдә тотып буламы! Үзләре ирләрен гаепли, ә үзләре җае килгәндә...
– Беләсеңме, энем, – ди ял итүче татар язучысы, – әгәр диңгез буеннан тишекле таш тапсаң, бәхетле буласың, ди.
Эзли торгач, Мазһар таба тишекле, җәлпәк сары ташны. Китабын язмаса да, шушы бәхет ташын – мәхәббәтен, үзен дүрт күз белән сагынып көтүче Әлфиясен таба. Диңгездән дә киңрәк, таудан да биегрәк, йөзьяшәр карагайдан да гүзәлрәк мәхәббәт яшәтә, ди автор, кешелек дөньясын.
Образлылык, сүз уйнатулар, чагыштырулар, сатирик уйлап чыгарган төрле неологизмнар, мәкальләр, шаяртулар әдипнең һәрбер әсәрен бизәүче, куәтләүче төп чаралар булып тора. Мәсәлән: “башыңны җилләтеп кер”, “минем башта болай да җил уйнап тора”, “чирегез диңгез суы юып алгандай бетәчәк”, “йөрәк дулкынлангандай, диңгез дә дулкынлана”, “ыспай өшеми, калтырана гына”, “сатучы белән сатулашып торма”, “рәхмәтеңне үзеңә калдыр”, “меңе җитә миңа”, “Аллаһның кашка тәкәсенә ияреп йөргән кәҗә тәкәсенә әйләнде”, “кияүгә чыкканнан бирле аркылыга үсте”, “измәгә таянма – мастерга ышанма”, “дошманнарының авызын да изгелек белән томалады”, “астан кисеп, өстән ямау”, “рәхәттән үлү”, “үпкә чүлмәге”, “оят­сызлыкка билен буу”, “яратуы да дәүләт исәбеннән” һәм башкалар. Ә аның “яптымизация” сүзен татар-башкорт кына түгел, урыс халкы да, тәрҗемәсез аңлап, авыз ера. “Кит моннан, чучка!”, “Майлап-җайлап” сатирик комедияләрендә автор авыл халкының яшәешендә очраган кырын хәлләрне үзенең үткер сәнәк җәбенә элеп алып, сатира утында көйрәтә.
Халыктан сөт җыючы Фәрхәт Гарипов эшендә мутлыклар кыла: башкаларныкын киметеп, үзенә өстәп яза. Аз мал асраса да, хәтсез генә май тапшыра. Бер кило сары май егерме биш литр сөткә тора. Ә майны шәһәр кибетеннән сатучыга бер чиләк бал утыртып ике тартмасын – шалт! Шуны эретеп, май заводына тапшыра. Районда беренче урынга чыга. Бе­ренчелеккә машина бирелә. Машинасы була торып, яңа машина алырга җыена. Планны арттырып үтәгәч ни, авыл Советы рәисе моның мутлыкларына күз йома. Йомар да инде, юкса, ул елларда партия райкомының кызыл келәменә бастырып, җитәкчеләрне эссе табада биетү аз булмады.
Хәтеремдә, агрономны партия сафына алу өчен рекомендация бирдем дә, аның уңганлыгын мактап чыгыш ясап торам. Шулчак сүземне бүлдерделәр дә:
– Шәхсән үзең ничә литр сөт тапшырдың? – дип сорадылар.
– Йөз илле, – дидем.
– Нишләп бик аз?! Нишләп партия карарын үтәмисең?! – Утыз яктан берьюлы утыз сорау биреп өтмәсеннәрме! Сабыйларыма да кирәк бит, диюемне колакка да элмәделәр. Шулай итеп, көтмәгәндә райкомнан каты шелтә алып кайттым. Утлы кисәүдәй кызыл келәмнең эссесе әле дә табан асларын өткәндәй. Ә бит рекомендация бирергә генә барган идем! Бу мисалым белән мин башкалада яшәсә дә, сатирикның тормыш неч­кәлекләрен энәсеннән җебенә тиклем белүенә сокланам.
Мар. Сәлим характерларны ачыклауда сатирик һәм юмористик шигырьләрен дә оста куллана. Әсәр башында ук Фәрхәт җырлап җибәрә:
Без андый-мондыйлар түгел,
Без пәһлеван кебекләр.
Су язып та май төшерә
Безнең ише егетләр.
Сүзләребез җилгә очмый,
Тоткан җирдән өзәбез.
Тормышыбыз түп-түгәрәк,
Майда гына йөзәбез.
Әмма Ансар кебек гаделлек сагында торучы юристлар урынга утырта андыйларны.
Сатирикның “Күгәрчен сөте”, “Ярату – җан ату”, “Шәп кеше”, “Бик кыйммәтле мәхәббәт” дигән кызык-мызык бәяннәре, “Алдынгылар”, “Һай гомерләр!” һ.б. тамаша, кәмитләре күпереп уңган, әчкелтем дә, төчкелтем дә.
Китапка кереш сүзендә Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Әлибаев чынбарлыгы белән Мар. Сәлим – әдәбиятыбызның мәшһүр көлдергече, юмор илчесе, – ди, ә мин, үз чиратымда, шуңа өстәп әйтер идем: ул бүгенге көннең авыз ердырткыч тылсымлы каләмле Хуҗа Насретдине дә түгелмени!
“Бу дөньяда һәркем үз ролен башкара: кемдер – патша, кемдер кол булып, – дип яза әдип. Сүзләрегез хак, әфәндем! Киләчәктә дә куәтле көлке капчыгыгыз белән Җир шарында әлегә көлдерми калган илләрне көлдереп, ихтирамын яулап, Башкортстаныбызны данлап иҗат итүегезне телибез.
Камил Фазлый.
Читайте нас