+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
24 март 2021, 07:12

Авыр чакта кеше булып калу кирәк

Уфада #МыВместе акциясе кысаларында аз керемле пенсионерларга булышкан волонтерларны бүләкләделәр.

Уфада #МыВместе акциясе кысаларында аз керемле пенсионерларга булышкан волонтерларны бүләкләделәр.

2020 елның язында коронавирус инфекциясе таралган чорда Башкортстанның 40 меңнән артык аз керемле өлкән кешесе адреслы ярдәм алды. Аларны таратуда күп көч салган волотерлар дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүләкләү тантанасында «Гомумрусия халык фронты Бизнес-платформасы»ның Попечительләр советы җитәкчесе Владимир Сенин катнашты.

«Ел, чыннан да, бик авыр булды. #МыВместе - бу кешелеклелек сыйфатларының иң яхшы чагылышы. Бу акция чын күңелдән барды. Процессны оештыруда Гомумруссия халык фронты зур роль уйнады. Бер ел узды, пандемия чигенә, вакциналау тулы куәтенә бара. Коронавирус инфекциясе таралу чорында салынган тырышлыклар бушка китмәсен, бу вакытта үзләрен яхшы яктан күрсәткән кешеләр бүген төбәк һәм ил өчен кирәк", — дип ассызыклады Владимир Сенин.

Пенсия яшендәге кешеләргә ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыруда катнашканнары өчен Уфа хосписы директоры Радмила Сурначева, Авыл хуҗалыгы министрлыгының Азык-төлек базарларын үстерү бүлеге башлыгы Оксана Шапранова, волонтер-медиклар Дарья Сизоненко, Регина Рәхимова, Элина Рамазанова һәм Эльвина Шәяхмәтова, Гомумрусия халык фронтының Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин һәм аның координаторы Максим Вдовин Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Башкортстанда Гомумрусия халык фронты Төбәк штабы рәистәше Шамил Вәлиев коронавирус йогышы эпидемиясе чорында гражданнарга социаль ярдәм итүгә юнәлтелгән иҗтимагый проектларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Нәкъ бер ел элек #МыВместе төбәк волонтерлык штабы эшенә старт бирелде. Гади кешелеклелек сыйфатлары узган елда иң кирәклесе булып чыкты. Бәлки, эш хәтта продуктларда да түгелдер, өлкән яшьтәге кешеләрнең бу катлаулы чорда үзләрен ялгыз тоймауларындадыр», – дип билгеләп үтте Шамил Вәлиев.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас