+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
7 апрель 2021, 04:36

Зәйнәп Радик Юлъякшинны юата

"Борчылма, су болгана да бер тына ул", дигән ул аңа апаларча.

"Борчылма, су болгана да бер тына ул", дигән ул аңа апаларча.

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова бу хакта үзенең Инстаграм сәхифәсендә болай яза:

«Элвинга: «Син өйләнгәч бераз олыгаеп киткән кебек?!» — дип әйттем.

«Хатыннан да уңдым, Аллаһка шөкер. Әллә нинди ялалар тагып, күңелне борчыйлар, Зәйнәп апа. Шуңа эч поша! Мин бит матурлык, тигезлек өчен үзем. Бер кешегә дә авырлык килүен теләмәдем», — дип җавап бирде ул.

«Әйе шул, күңелең матур синең, тавышыңда, күзләреңдә күренә ул!

Җырчы, композитор Гүзәлияне котларга килгәч очраштык, сөйләшеп алдык.

Кешеләрнең дә язда хисләре ташыган чагы, табигатьтә йомычканың йомычкага менгән чагы… Бар кеше мәхәббәт, аралашу, наз көтә! Концертта бер аралашып алгач, эмоцияләр тигезләнә, без шулай яшибез бит инде. Эмоциясез артист - артистмыни ул?! Азактан баш авыртачагын уйламыйбыз!

Ярый, борчылма, су болгана да бер тына ул!

Бердәмлек - тигезлекнең нигезе! Кемнең җыры әле ул?» — дип язган җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова.

«Дуэт җырлап җибәрегез инде», — дип тәкъдим иткән инстачылар.

«Берсе белән дә дуэт башкарырга җыенмыйм! Зәйнәп+Зөфәр җитеп торыр», — дип җавап кайтарган җырчы.

«Зәйнәп ханым, сез гадел кеше икән! Афәрин», «Зәйнәп, аптырадым әле сиңа», «Саграк булыгыз аның белән», «Нинди яшь пар икән дип торам», — дип язалар аңа.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас