+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
11 Апреля 2021, 11:10

Илдар Юзеев премиясе – хезмәттәшебездә!

Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче “Мәйдан” журналы Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия булдырган иде.

Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче “Мәйдан” журналы Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия булдырган иде. Илдар Юзеев – безнең якташыбыз. 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туган. Ямады урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институ­тының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. “Пионер” (хәзерге “Ялкын”), “Чаян” журналларында, Татарстан Язучылар берлегендә, “Казан утлары”нда эшли. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шигърият секциясен җитәкли. Татарстан­ның, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре. 2004 елның 21 декабрендә вафат булды.

30 мартта Чаллының “Энергетик” Мәдәният сараенда премиянең яңа лауреатларын котладылар. “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин билгеләвенчә, бүләкләрнең берсе – Татарстанда яшәүче авторга, берсе Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысына тапшырыла. Аларның әсәрләре “Мәйдан” журналында басылу шарт. Быел бу бүләккә Чаллы шагыйре Данис Хәйруллин һәм Башкортстаннан язучы, хезмәттәшебез Дилбәр Булатова лаек булды. (Былтыр бу премия язучы Закир Әкбәровка бирелгән иде.)
Шулай ук бу премия “Мәйдан” журналы эшчәнлегенә зур өлеш керткән, бүгенге көндә Чаллы театрында эшләүче язучы Айгөл Әхмәтгалиевага тапшырылды. Журналга күп еллар дәвамында ярдәм итүче эшкуар Рамил Ахунов диплом һәм Илдар Юзеев медале белән бүләкләнде.
Шушы ук кичәдә драматург Булат Сәлах – Туфан Миңнуллин исемендәге, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов Җамал Вәлиди исемендәге премияләр белән бүләкләнделәр.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас