+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
14 апрель 2021, 14:52

Мәҗит Гафури театры янә Казанны яулый (видео)

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры коллективы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары белән очрашудан төшерелгән видео - ике тугандаш халыкның дуслыгына мәдхия.

Кичә "Кыз урлау" спектакле белән Казанда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының традицион гастрольләре ачылды.

Камал театрының зур сәхнәсеннән сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин һәм Г. Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев чыгыш ясадылар.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Башкорт драма театры артистларына Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Якташларга уңышлы гастрольләр телибез!

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас