+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
14 апрель 2021, 07:08

Җырын саткан, аннары җырламаска кушканмы?

Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллин җыр өчен тарткалашалар.

Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллин җыр өчен тарткалашалар.


Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара. Бу хакта Марат Яруллин Инстаграм сәхифәсендә болай яза:

«Дуслар, минем бүгенге иртәм Чаллының бер сайтында чыккан бик кызыклы язманы укудан башланды. Аны миңа язылучыларым җибәрде. Әлеге язмада танылган артист, күпләрнең яраткан җырчысы Ринат Рәхмәтуллин минем «Чакыр гына мине» дигән җыры белән зур сәхнәгә чыгуым һәм тамашачы мәхәббәтен яулавым турында сөйли.


Шундый ук эчтәлектәге язма берничә ел элек бер гәзиттә дөнья күргән иде инде. Мин ул вакытта дәшми калдым. Ә бүген миңа инстадусларымнан бик күп смслар килде. Алар миннән нинди дә булса комментарий көтә булса кирәк.


2018 ел башында Ринат абый, миңа шалтыратып, Мәскәүнең «Космос» концертлар залында узачак сольный концертына чакырды. «Энекәш, син килеп чыгыш ясасаң, шәп булыр иде», — диде. Үзенең репертуарыннан «Чакыр гына мине» җырын башкарырга тәкъдим итте. Концерттан соң: «Шәп җырладың», — дип мактады. Җыр башка аранжировка белән эшләнде һәм яңача яңгырады. Җырның әлеге версиясе халыкка бик ошады. Соңыннан мин Ринат Рәхмәтуллиннан әлеге җырны төрле чараларда һәм банкетларда башкарырга рөхсәт сорадым. «Әлбәттә, энекәш, бары тик алга», — дип җавап кайтарды. Күпмедер вакыттан соң тамашачым миннән әлеге җырны Интернетка куюымны үтенде. Интернетка эләр алдыннан да мин Ринат абыйдан рөхсәт алдым.


Җыр бик тиз таралды, халык аны актив рәвештә тыңлый башлады. Күпмедер вакыттан соң Ринат абый, миңа шалтыратып: «Марат, син минем җырны артык еш җырлый башладың. Әйдә болай эшлибез, син аны сатып аласың, яки җырлаудан туктыйсың», — дип әйтте.


Әлеге композицияне мин бик яратам. Озак уйлап тормыйча бәясе турында килештек һәм мин аны сатып алдым! Бүгенге көндә минем бу җырга тулы хокукым бар.


Уйлап карыйк әле, Ринат абый үзенең Мәскәүдәге концертына яңа сәхнәгә аяк баскан җырчыны чакырыр идеме икән? Ул концертка кадәр мин иҗатымны үстерү өчен күп көч куйган идем инде. Клипларым, җырларым бар иде. Концертына минем иҗатымны яратучылар да киләчәген, шул рәвешле залдагы тамашачысын арттырачагын белеп, максатлы чакырган ул мине.


Хөрмәтле Ринат абый, сез бик нык ялгышасыз. Әйе, мин килешәм, сез - әлеге җырның авторы һәм беренче башкаручысы. Мин аны сездән соң икенче булып башкардым. Ләкин онытылып барган җырга яңа яңгыраш, яңа тормыш бүләк иттем һәм аны хит дәрәҗәсенә җиткердем», — ди ул.


Дуслар, ә сез бу җырны кем башкаруында тыңлар идегез?


Фото: "Интертат"



Читайте нас