+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
15 апрель 2021, 08:32

Күпмилләтле республикада халыклар дус яшәсен

Милләтара мөнәсәбәтләр буенча утырыш узды.

Республика йортында вице-премьер Азат Бадранов рәислегендә Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы узды.
Утырыш барышында гомумрусия гражданлык тәңгәллеген ныгыту, халыкка Бөтенрусия исәбен алуны оештыру һәм дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча милли-мәдәни, диаспора оешмалары һәм эксперт-фәнни бергәлек белән хезмәттәшлекне активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Утырышны ачкан вице-премьер Азат Бадранов билгеләвенчә, Русия Федерациясендә тулаем алганда, шулай ук Башкортстанда милләтара татулык сәяси тотрыклылыкның һәм гражданлык бердәмлегенең төп факторы булып тора. Шуңа күрә барлык социологик тикшеренүләрнең дә республикада яшәүчеләрнең илдәге милләтара мөнәсәбәтләр торышын югары бәяләү фактын тулысынча теркәве куандыра. Аның сүзләренчә, башкортстанлыларның күпчелеге үзләрен бердәм Русия милләтенең бер өлеше итеп хис итә. Ләкин бу мәсьәләләр һәммәсе дә һәрдаим һәм көндәлек эш таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә 2011 елда ук төзелгән Советның декоратив һәм “йоклап ятучы” институт ролен үтәгән эше бик кирәкле. Моннан тыш, Башкортстан Хөкүмәте милли-мәдәни оешмалар һәм диаспоралар лидерлары белән эшләү алымнарын яңадан карарга ниятли, чөнки Хөкүмәткә район хакимиятләренең бу юнәлештә активлыгы җитәрлек булмау турында сигналлар килә.
Алдагы чыгышында республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Урал Килсенбаев булды. Чын патриотлык халыклар вәкилләре арасында ихтирамлы мөнәсәбәттә булганда гына мөмкин һәм моның 160тан артык халык вәкиле яшәгән күпмилләтле Башкортстан өчен аеруча актуаль булуын билгеләп үтте ул. Урал Килсенбаев алда торган халык санын алуга аерым игътибар бирде, аны үткәргәндә Русия Президенты Владимир Путинның кешеләрнең үз милләтен билгеләгәндә ирекле ихтыяр белдерүгә конституциячел хокукларын үтәү принцибына нигезләнгән күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын билгеләп үтте.
Читайте нас