Без кардәшлекнең формаль билгеләрдән югарырак булуын һәрчак истә тотарга тиеш.
Ут белән су кушылып ага хәзер,
Күк төбенә таулар ишелә.
Мостай Кәрим.
Дөньяга карашны, тормыш-көнкүрешкә мөнәсәбәтне кайчак зарураттан үзгәртергә туры килсә дә, күңелеңдә күптән инде тамырланган хис-тойгыны алмаштырып та, эзсез онытып та булмый икән. Фани дөньяда тоткарлана төшкәч, гади генә уйлар, бәлки, үзе дә көтмәгәнчә мәгънә аладыр. “Теге якка” табан шыла барган саен, ерак туганнарны якынайтасы, хәлләренең авырлыгын сизсәң, аларны җиңеләйтәсе килә. Кардәшлек кәгазьләргә теркәлгән, мөһерләр белән ныгытылган формаль билгеләрдән югарырак тора шул.
Тормыш – табигатьнең үзе кебек
Хәер, алай дисәң... Башкалада белем-гыйлемне алган сабакташларымның байтагы, үзем кебек, олыгаеп бетте, күпләре, Ходай тәхете алдына басып, дөньялыкта ни кылулары турында хисап бирергә дә өлгерде. Еллар агымында балкып кабынган ал таңнарны да, шомландыргыч эңерләрне дә күрергә туры килә.
Элекке заманнарда, зур илебез Уралтауны умыртка итеп, аякны нык басып яшәгән чакта, һәр тарафта – Ерак Көнчыгышта да, Урта Азиядә дә, Кавказда һәм Балтыйк диңгезе ярларында да – бихисап дусларым яши иде. Украина белән Беларусь тарафларында кардәшләремнең аеруча күп булуы, бәлки, очраклы гына хәлдер. Әллә олы җиңгәм Мария Карпусның – белорус, каенбикәм Валентина Шевчукның украин кызы булулары нәсел-нәсәбебезнең күптән үк укмашып бетүенә ишарә ясамыймы икән? Хәер, туганлык гамәлдә кан-кардәшлек кенә дә түгелдер ул. Күңел якынлыгы, язмышлар уртаклыгы, киләчәк көннәргә бергә омтылу мө-һимрәктер, шәт.
Күптән түгел генә Украинада дәүләтләрен җитәкләр кешене сайладылар. Тәхеткә, сөбханаллаһ, утыз тугыз кеше дәгъва итте. Даһи зиһенле шулкадәре кешене үстергән ил хур булып яшәмәс ул. Менә мин дә Русия телеканалларында бер көнгә дә тынып тормаган ток-шоуларга колак салам да, янә шөкрана дип, иҗтимагый фикернең шулкадәр дә күтәрелүенә сокланам. Каналдан каналга күчеп йөреп, безнең ише томаналарны агартуга иҗтиһатын салган штаттагы зыялылары барда Русия дә Америкасын да, Кытаен да, Евросоюзын да һич көчәнми узып китәчәк. Тик бу могҗизаны без генә күрә алмабыз. Жәл.
Ә Украина халкының язмышына барыбер риясыз мөнәсәбәттә булу мөмкин түгел. “Кызыл таң” укучыларына “Туганнарны нинди зәхмәт сукты?” дип аталган мәкаләмне тәкъдим иткән идем инде. Зәхмәтнең диагнозын билгеләр, дәвалау ысулларын әйтер табиб булсаң икән! Советлар Союзы әдәбиятында Украина Совет Социалистик Республикасының күпмилләтле дәү-ләтне тотып торган иң ныклы нигез ташы булуы бәян ителә. Шул язмалардан башка нәрсәне уку мөмкинлегеннән мәхрүм ителеп яшәгәч ни, тагын нәрсәгә ышанасың?
Менә Мостай абый “Азамат” дип аталган җыйнак гына хәтерләүләрендә 1970 елда Украинада башкорт әдәбияты көннәре, шундагы каләмдәшләренең халкыбызны, моңыбызны нинди югарылыкка күтәреп кабул итүе турында язып калдырды. Аннан да алдарак, Бөек Ватан сугышы елларында, Украинаның иң күренекле зыялылары Уфага килеп сыенгач, Максим Рыльский туганлык тойгыларын шушы юлларга сипкән иде.
Мы сходимся, братаемся мы ныне,
Как путники у общего костра,
Башкирия далекой Украине
Здесь простирает руку, как сестра.
Тормыш – табигатьнең үзе кебек. Әле генә тыныч торган дөньяның өстеннән кинәт кенә көчле җил исә башлавын сизми дә каласың. Без дә байтак дистә еллар совет идеологиясе, шул чор историографиясе йогынтысы каныбызга һәм аңыбызга сеңдергән уйдырма колы булып яшәдек, бу стереотип әле булса фикерләвебезгә тәэсирен югалтмый.
Держава статусын саклау зарур
Украина, иске пропагандистик штампны онытмаганда, Русия Федерациясеннән генә кайтыш союздаш республика иде. Аның сәнәгатен үстерүгә, төрләндерүгә Мәскәү акча кызганмады. Бу хәстәрлекнең төп өлеше оборона комплексына юнәл-телде. Галәм, ракета, двигательләр, атом энергетикасы, үткәргеч торбалар өчен кудыру станцияләре, самолетлар – уйлап карасаң, Советлар Союзы җитәкчеләре, сәнә-гать, яңа технологияләр кертү, фәнне үстерү һәм башка мәсьәләләрдә Украина, Балтыйк буе республикаларын һаман аңлап җитмәслек махсус программа буенча күтәргән кебек. Җитәкчеләребез әлеге Украинаның күп гасырлар дәвамында үзен үгисетелгән ятим кебек тотуын, бу гадәтнең милли менталитетка әверелүенә, күпмил-ләтлелекне, без уйлаганча, гөлләмәгә түгел, ә милләтара низаг чыганагына әйләнүенә игътибар итмәгән. Дөресрәге, теләкләре булмаган.
Шул ук вакытта украин милләтле һәм азсанлы башка бихисап халыклар яшәгән җирләр күп тапкырлар, Австро-Венгрия империясе, Польша, Осман империясе, Германия хакимлегенә эләгеп килгән. Мондый шартлар бер генә милләтнең дә тупланып яшәвен тәэмин итә алмый.
Украина, озак вакыт кимчелектән җәфалана торгач, зарураттан Русия империясенә сыенырга мәҗбүр була. Моның төп сәбәбе – XVII гасыр уртасында Польшада Украина казакларының бола күтәрүе. Күтәрелешкә гетман Богдан Хмельницкий җитәкчелек итә. Казаклар поляклардан җиңелә башлый һәм, үз яклавына алуын сорап, патша Алексей Михайловичка мөрәҗәгать итә. Мәскәү, әлбәттә, Украинаның бай җирләреннән баш тартуны кирәк дип тапмый. 1654 елгы Переяславль Радасы шулай хасыйл була, әмма Раданың нәтиҗәләрен Украинадагы гетманнар да, казаклар да, крестьяннар да кабул итми, чөнки Русия Украина белән килешүне колониалистик метрополия белән колония арасындагы бәйләнеш дип исәпли.
Шушы фикергә таянып нәтиҗә ясаганда, башта – Русия дәүләте, соңыннан Советлар Союзы башка илләргә күрсәткән ярдәмен “Зур абый белән кече энекәшләр” арасында булырга тиешле мөгамәлә дип санаган. Ә кемнең һәрдаим буйсынулы, түбәнчелекле хәлдә гомер кичерәсе килсен? Украина җәмәгатьчелегендә урысларга карата тискәре, хәтта дошманчыл мөнәсәбәт – озакка сузылган шул тиңсезлекнең нәтиҗәсе. Тиң күрмәү, сәясәттәге тәкәбберлек хәтта зур корбаннар биреп күрсәтелгән ярдәмне да юкка чыгара.
1877-78 елларда Болгарияне Осман империясенең изүеннән Русия коткара. Мондый ярдәм соңрак та күп тапкырлар кабатлана. Хәзер килеп Болгария – Көнбатышның союздашы, Русиянең көндәше. Польшаны фашистлардан азат иткәндә 600 мең совет яугире башын сала, ә Польша бүген – Русиянең дошманы. Ни сәбәпле шулай килеп чыга соң? Гадиләштереп әйткәндә, мәсьәлә ярдәмне — империалистик мөнәсәбәттән, сәяси максатларны кешелеклелектән һәрдаим өстен куюга барып тоташа.
Табынга иң тәмле ризыкны да якты чырайсыз, канәгатьсез сүз белән куйсаң, аңа теләр-теләмәс кенә тотынырлар. Русия Федерациясенең барча дөнья илләре белән көндәлек мөнәсәбәтләренең гамәлдә юкка чыга баруы аның җитәкчеләренең элекке бөек дәүләт статусын көчләшеп булса да саклап калырга омтылу белән бәйле.
Украина мәсьәләсе
АКШ Президентының иминлек буенча ярдәмчесе Генри Киссинджер бервакыт: “Украинадан колак какса, Русия беркайчан да бөек держава була алмаячак”, – дигән иде. Ышанмадык. Дошман сүзе дип кабул иттек.
1990 еллар башында ук, суверенитетлар парады старт алганда, Украина СССРдан чыкса, ул һичкайчан Русиягә якын булмаячагы мәгълүм иде, чөнки украиннар өчен мөстәкыйльлек, беренче чиратта, Русиядән котылу иде, шуңа күрә Украина 1918 елда – Германиягә, 1991 елда АКШка сыенуны хуп күрде. Әйе, 90нчы еллар башында ук яңа Украинада аның геройлары Русиядән бәйсезлеге өчен көрәшчеләр булачагы мәгълүм иде. Алар – гетманнар Иван Выговский, Иван Мазепа һәм Украина милләтчеләре оешмасы лидеры Степан Бандера. Янә дә 2014 елгы “урыс язы”, Кырымны югалту украиннарда сызлануны көчәйтте. Шундый фикергә таянган хәлдә, Украинаның мөстәкыйльлеге өчен корал тотып кем патша Русиясе яисә Совет Русиясенә каршы көрәшкән, шулар бүген милли батырга әверелә.
Русия Фәннәр академиясенең Икътисад институты профессоры Александр Ципка китергән мәгълүматларга караганда, 1944 елдан 1952 елга кадәрге чорда Украинаның мөстәкыйльлеге өчен кораллы көрәштә берничә йөз мең кеше катнашкан. 150 мең кеше сугышларда һәлак булган, 77 мең кеше, гаебен танып, властьларга килеп бирелгән, төрле җәзаларга ярты миллион чамасы кеше тарттырылган, шуларның 134 меңе ГУЛагка җибәрелгән, Көнбатыш Украинадан 200 меңнән күбрәк кеше УССРдан читкә сөрелгән.
Фаҗига шунда да: Русия империясенең булмышы славян кавемнәренең чыннан да бердәмлеген исәптә тотмаган. Гомумән, империя эчендә халыкларның күңеле ихлас якыная алмый. Көчләп ачылган күздә нур балкыганы әлегә юк.
Ничек кенә булмасын, Украина да элекке хәленә кайтмас, Русия дә империалистик дәүләт статусын алмас. Монда мин XVII гасырда яшәгән Америка сәясәтчесе, галим Бенджамин Франклин әйткәнне хәтерлим: “...Олуг империя, зур бәлеш кебек үк, читеннән җиңелрәк кимереп ашала”.
Марсель Котлыгалләмов.