+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
5 июнь 2021, 14:19

Изге суны эч әле!

«Красноусольская» минераль су төргәкләре өчен этикеткаларның яңа дизайны CIOFF ® VI Бөтендөнья Фольклориадасы өчен махсус эшләнгән.

«Красноусольская» минераль су төргәкләре өчен этикеткаларның яңа дизайны CIOFF ® VI Бөтендөнья Фольклориадасы өчен махсус эшләнгән.

Ел вакыйгасы символикасы төшерелгән «Красноусольская» суы Башкортстан Республикасы һәм Русия төбәкләре кибетләре киштәләрендә быел апрельдә барлыкка килде.

Бөтендөнья Фольклориадасының партнеры буларак, «Красноусольская» суы үз продукциясен тәкъдим итте, ул Халыкара фольклор фестиваленең рәсми суы дип танылды.

Красноусол минераль чыганаклары XVI гасырдан бирле билгеле. Ул елларда ук кешеләр чишмәләрнең дәвалау үзлекләре турында белә һәм аларны "Изге чыганаклар" дип атыйлар. Алар хакында риваятьләр дә бар.

Минераль су җитештерү заводы федераль әһәмияттәге «Красноусол» шифаханәсенең табигать саклау зонасында урнашкан. Предприятие җитештерә торган су табигый составын, шулай ук барлык файдалы һәм дәвалау үзлекләрен үзгәрешсез саклый.

Су үзенең сыйфатлары белән Башкортстан Республикасыннан читтә дә билгеле, Русиянең башка төбәкләрендә дә аның популярлыгы елдан-ел арта.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас